Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар җәмәгатьчелеге Флера Тарханованы соңгы юлга озатты

Мәрхүмә Чистай районы Яуширмә авылы зиратында җирләнәчәк.

Татар җәмәгатьчелеге шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханованы соңгы юлга озатты. Матәм чарасы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды. Аны Флера Тарханованың энесе Илдус Тарханов алып барды.

“Әле былтыр ноябрь аенда гына шушы бинада 70 яшьлек юбилей кичәсен уздырган идек. Ярты елдан соң Флера Габдрахман кызы Тарханова вафат булыр дип кемнәр уйлаган?! Дөнья шулай бара, гомер тиз үтә... Барыбыз да якыннарыбыз, туганнарыбыз, милләттәшләребез белән аралашып, шуннан шатлык алып яшәргә тиешбез, дип уйлыйм. Без ишле нәсел буларак, күбебез Татарстаныбызга, ватаныбызга хезмәт иттек. Бүген балаларыбыз безнең эшләрне дәвам иттерә. Шушы залда Флера Тарханованың иҗатына мөкиббән ватандашлырыбыз гына түгел, сәнгать, мәдәният әһелләре дә шактый”, - дип Илдус Тарханов матәм чарасына кайгы уртаклашып килгән кешеләргә рәхмәтен белдерде.

ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән, Флера Тарханованың туганнары, якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде. “Ул 12 елдан артык Татарстан Республикасы Хөкүмәте аппаратында эшләде. Без аны тормыш сөючән, ачык, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучан кеше буларак хәтерлибез. Иң мөһиме – ул безгә Хөкүмәт аппаратындагы эше белән генә түгел, ә Татарстан халкы иҗаты үсешенә, үз иҗаты белән үсеп килүче буынны тәрбияләүгә өлеш керткән шәхес буларак хәтердә калачак. Ул иҗаты белән Татарстан Республикасын танытты, без аңарга рәхмәтле. Ул башкарган эшләр әле озак еллар Татарстан халкына шатлык, файда китерер. Авыр туфрагы җиңел булсын!” – дип мөрәҗәгать итте Шамил Гафаров.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова чыгышын Флера Тарханованың шигырь юллары белән башлады. “Флера Тарханованың йөрәге тибүдән туктады. Безнең бүген озату җырыбыз танылган шагыйрә, тәрҗемәче, язучы, Татарстанның Язучылар берлеге, Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесенә багышлана, ул арабыздан китте. Аны югалту шәхсән минем өчен дә зур югалту, чөнки без 10 ел Министрлар Кабинеты аппаратында бергә эшләдек”, - дип билгеләп узды. Эльвира Камалова аның рус теленнән татарчага һәм татарчадан русчага оста тәрҗемә итә белгән күренекле тәрҗемәче булганын ассызыклады.

Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хаматов Чистай җирлегенең зур югалту кичерүен белдерде. “Безнең яраткан хөрмәтле Флера Тарханова арабыздан китте. Гомумән, Чистай җире абруйлы кешеләрне күп бирде. Флера Габдрахмановна Чистай шәһәрендә күп кенә чараларны башлап җибәрүче, оештыручы булды. Бу - Гаяз Исхакый укулары, Пастернак укулары да, һәм башка күп кенә чаралар аның катнашында үтте. Без Татарстан Республикасының югары хакимият органнарында эшләгән шундый танылган тәрҗемәче булуы белән горурланабыз. Безнең бурыч – бүген аны онытмау. Аның йөзеннән матур елмаю беркайчан китми иде. Безнең остазлар да, балалар да аны гел хәтерендә тотсын”, - дип ул мәрхүмәне үзе туган Яуширмә авылында җирләргә карар кылган туганнарына рәхмәтен җиткерде.

Матәм чарасыннан тулырак репортажны соңрак “Интертат”тан укып белә аласыз.

  • Флера Тарханова 1947 елның 25 маенда Татарстан АССР Чистай районы Яуширмә авылында укытучылар гаиләсендә, 9 балалы ишле гаиләдә туган. Яуширмә сигезьеллык мәктәбен (1962), Арча педагогия училищесын (1966), Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1975) тәмамлаган. «Эш кәгазьләрендә һәм рәсми документларда русча терминнарның татарча эквивалентлары» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (2005). Ф.Тарханова — лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре, әкиятләре тупланган «Синең кайнар сулышың» (1998), «Уңган кыз» (1998), «Йөрәгемә ишерелгән серләр» (2001), «Серле дөнья» (2002), «Өч каурый» (2003) һәм «Яшьлек эзем калган сукмаклар» (2005) исемле шигъри китаплар авторы.

 

Фото: Рамиль Гали

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев