Татар милләте киләчәге өчен борчылып яшәгән галим Азат Зыятдиновны соңгы юлга озаттылар
Азат Зыятдиновта битарафлыкның эзе дә булмаган, ул күп кенә мәсьәләләр белән кызыксынган һәм борчылып яшәгән. (Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген гаиләсе, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре танылган татар галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Азат Зыятдиновны соңгы юлга озатты. Хушлашу чарасы Татарстан Фәннәр академиясендә узды. Азат Шәймулла улы республика Фәннәр академиясе киңәшчесе,...
Азат Зыятдиновта битарафлыкның эзе дә булмаган, ул күп кенә мәсьәләләр белән кызыксынган һәм борчылып яшәгән.
(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген гаиләсе, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре танылган татар галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Азат Зыятдиновны соңгы юлга озатты. Хушлашу чарасы Татарстан Фәннәр академиясендә узды. Азат Шәймулла улы республика Фәннәр академиясе киңәшчесе, әгъза-мөхбире, техник фәннәр докторы, профессор булган кеше.
Галим белән хушлашу чарасында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутатлары, галимнәр, язучылар катнашты.
Академиянең президенты Мәгъзүм Сәлахов Азат Зыятдиновның 1939 елның 20 гыйнварында Балтач районында туганын, гаиләсендә алты бала булуын, балачагы сугыш елларына туры килүен билгеләп узды. "Азат Зыятдиновның гомер юлы Түбән Кама, Казан белән бәйле булды. Ул химия технологияләре, нефть химиясе өлкәләрендә зур казанышларга иреште. Түбән Камадагы эшләнмәләре уңышлы гамәлгә кертелгәне өчен, аңа Татарстан Республикасының фән өлкәсендә дәүләт премиясе тапшырылды", - дип белдерде Мәгъзүм Сәлахов. Ул Азат Зыятдиновның 100ләп эшләнмә, 170тән артык фәнни эш авторы булуын шәрехләде. Мәгъзүм Сәлахов Азат Зыятдиновның Дәүләт Советы депутаты булган вакытларда фән һәм мәгариф мәсьәләләре буенча актив эшләгәнен билгеләп узды.
Күп кенә чыгышлардан аңлашылганча, Азат Зыятдиновта битарафлыкның эзе дә булмаган, ул күп кенә мәсьәләләр белән кызыксынган һәм борчылып яшәгән.
"Аны Түбән Кама, "Нижнекамскнефтехим" язмышы һәрвакыт борчыды, гомумән, республика өчен янып яшәде. Соңгы елларда без аның белән татар теле белән бәйле мәсьәләләр хакында да күп сөйләштек. Зур галим булудан тыш, ул татар әдәбиятен да искиткеч яхшы белеп, шигырьләр дә язган. Бу турында әле үзем дә күптән түгел генә белдем. Әле җомга көнне генә аны Рөстәм Нургалиевичка кабул итүгә яздыру турында сөйләшкән идек. Чөнки аның "Нижнекамскнефтехим"ка кагылышлы идеяләре бик күп иде. Ул булдырган технология үзәге куәтен арттыру турында фикерләре бар иде", - дип белдерде Мәгъзүм Сәлахов.
Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та Азат Зыятдиновның үлеме зур югалту булуын ассызыклады. "Иртә китте арабыздан Азат абый. 80 яшь тә тулмады. Дөресен әйтергә кирәк, көтмәгән идек, ләкин, шулай булуга карамастан, ул татар милләте өчен үз эзен калдырды. Фән эшлеклесе буларак, нефть химиясе сәнәгате өлкәсендә хезмәтләре күп, җәмәгать эшшлеклесе буларак үзен танытты. Түбән Камада ул - татар иҗтимагый үзәге, "Җидегән чишмә" коллективларының чишмә башында торучы. Татар дөньясы өчен янып-көеп йөргән шәхес булды. Әле ике ел элек кенә үзенең туган төбәге - Балтач районы Таузар авылында балалар бакчасы, мәктәпне үзе ачтырып, әйдәп барган шәхес булды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр татар милләте, теле буенча борчуын белдереп йөргән шәхес иде", - дип белдерде Энгель Фәттахов.
Республика вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Азат Зыятдинов белән авылдашлар дип әйтерлек булуын билгеләп үтте. "Безнең авыллар бер-берсенә терәлеп тора, алар арасы 2 генә чакрым. Без яшь чакта Азат Зыятдинов дигән көрәшче бар дип ишеткән бар иде, аннары район партия комитетына секретарь итеп сайлангач, мин бер күчтәнәч алдым. Әле якыннан аның белән таныш та түгел идек. Аның эчендә матур гына сувенир балта иде, ул балтага 4 юллык кына шигырь язылган иде:
"Үткен дә ул, җиңел дә ул,
Инде куллар талмасын.
Туган якта матур йортлар
Төзи-төзи дан алсын!" - диелгән иде анда Балтачның яңа җитәкчесенә теләк белдереп.
Мин бу шигырь юллары белән аның искиткеч авыл җанлы, кече күңелле кеше булуын раслап әйтәсем килә. Аның белән һәр аралашу үзенә күрә бер мәктәп. Аннан гел яңалык табасың, аның белән сөйләшүләрдән соң алынган хикмәт сиңа һәрвакыт тормышыңда кирәк була", -дип якташы турында хатирәләрен яңартты Марат Әхмәтов. Министр Азат Зыятдиновның милли хәрәкәтнең чишмә башында торучы шәхесләрнең берсе булуын да билгеләп узды.
Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән тирән кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде. Ул Азат Зыятдиновның парламентта эшләгән елларын искә төшереп, аның кая гына барасы булса да, беркайчан баш тартмавын билгеләп узды. "Сайлаулар чорын уздык. "Азат Шәймуллович, бүген радиога партияара дискуссиягә барырга кирәк" дип әйтәм - бара, телевидениегә, заводка коллектив белән очрашуга, авыл җирлегенә барырга кирәк булса да - "эх" тә итмичә юлга чыгып китә..." - диде Римма Ратникова. Ул мәрхүмнең комитетта, төрле очрашуларда ясаган чыгышлары да төпле булуын, проблемаларны куя белүен шәрехләп узды. "Милләтебез, телебез өчен борчылып яшәде, бәлки, шулар йөрәгенә килеп кадалып, гомерен кыскарткандыр да", - диде парламент башлыгы урынбасары.
Түбән Кама районы башлыгы урынбасары, шәһәр мэры киңәшчесе Таһир Гыйльметдинов әйтүенчә, Түбән Каманы Азат Зыятдиновның икенче туган ягы дип санарга була. "Ул Түбән Камада зур дәрәҗәләргә иреште, хөрмәтле җитәкче булды. Шат күңелле, тапкыр сүзле, һәр кешенең күңелен күтәреп яши торган кеше иде. Болганчык кризис вакытларында да безнең халык белән бергә булды", - диде. Таһир Гыйльметдинов 2014 елда Азат Зыятдиновның Түбән Камада "Җидегән чишмә" коллективында 75 яшьлек юбилеен уздырганын билгеләп узды.
Матәм чарасына Азат Зыятдиновның укучылары да килгән иде. Шуларның берсе - "Түбән Кама нефтехим" оешмасының баш технологы Әнәс Сәхабетдинов. Ул галимнең 40 ел гомерен "Түбән Кама нефтехим"га багышлавын билгеләп үтте. Азат Шәймулла улының яхшы остаз, белемгә ашкынучы кеше булганын әйтте. Шулай ук, үзе тирәсенә һәрвакыт яшьләрне җыя белүе кебек сыйфатын билгеләп узды. Азат Зыятдиновның Түбән Камада мәчетләр төзү, һәйкәлләр куйдыру эшенә зур өлеш кертүен билгеләп узды.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, язучы Разил Вәлиев Азат Зыятдиновның улы Нариман әтисенең үлеме турында хәбәр итүгә, үзенә аяз көнне яшен суккандай булуын әйтте. "Моннан ике көн элек кенә без аның белән очрашкан идек. Ул Президентның Дәүләт Советына Юлламасы алдыннан Дәүләт Советына йөгереп килеп китте. Чөнки аның республика җитәкчелегенә мөрәҗәгате бар иде, шуны тапшыруны сорады. Ул беркайчан да үз мәшәкатьләре белән борчып йөрүче кеше түгел иде, ул әле үләренә ике көн кала да "Түбән Кама нефтехим"дагы фәнни үзәкнең язмышы өчен борчылып хат язган иде һәм шул йомыш белән килгән иде. Аның бөтен борчулары республика, милләт, халык өчен борчылу иде. Берзаман ябыгып киткәч: "Азат абый, әллә авырыйсыңмы?" - дигәч, "Әй, Разил, авыру турында сөйләшмик әле, менә милләтебез авырый, мине шул борчый, милләтебезне савыктырырга иде", - дигән иде. Әгәр Түбән Камада бүген милли рух бар икән, Азат абыйның өлеше искиткеч зур. Әгәр анда Бакый Урманче, Сөембмкә урамнары бар икән, боларның һәммәсен Азат абый тәкъдим итте", - дип белдерде Разил Вәлиев. Ул Азат Зыятдиновның киң кырлы шәхес булуын, Һади Такташ иҗатына мөкиббән булып, аның шигырьләрен яттан белгәнен әйтте. Казанда Һади Такташка һәйкәл куелуын сорап йөрүчеләрнең берсе дә - Азат Зыятдинов, диде ул.
Г.Камал театры артисты Әзһәр Шакиров чыгышында үкенечле булып калган бер нәрсә булуын яшермәде. "Һади Такташка һәйкәл ачканда, ул миңа: "Син кил әле, сөйләшәсе сүз бар", - дигән иде. Мин аңа сүз бирдем, тик минем гастрольләр иде, килә алмадым. Ләкин кичә улы шалтыраткач, нәрсә эшләргә дә белмәдем, сүз бирдем, ник бармадым инде, дип битәрләндем", - дип белдерде ул. Әзһәр Шакиров Азат Зыятдиновның татар милләтенең бөеклеген ача торган шәхесләр рәтендә булуын әйтте. Ул да Азат Зыятдиновның Такташның бөеклеген күрсәтергә теләгән шәхесләрнең берсе булуын, аның Такташка шигырь багышлаганын да җиткерде.
Азат Зыятдиновның кызы Гөлнара ханым һәм улы Нариман да шундый авыр минутларда әтиләре турында җылы сүзләр әйтергә үзләрендә көч тапты. "Безнең әтиебез менә дигән әти, менә дигән ир, менә дигән бабай. Ул безгә һәрвакыт маяк булды, без аннан үрнәк алып яшәдек. Гомеренең һәр мизгелендә ул халкым, туганнарым, авылдашларым дип янды, туган илем, Татарстан дип яшәде. Күп илләр гизде, тик иң яраткан җире Таузар Иле иде. Бүген дә аны Таузарына алып кайтабыз. "Мин Азат кызы" дип әйтү миңа җаныма шулкадәр рәхәтлек бирә", - ди Гөлнара ханым.
Галимнең улы Нариман Зыятдинов әтисенең татар халкының, туган авылының чын патриоты иде дигән сүзләргә кушылды. Ул әтисенең яшьләрне бик яратуын, аларга юл ярырга булышуын билгеләп узды. "Түбән Каманы бик ярата иде, анда 40 ел гомерен үткәреп, аның милли тормышында да катнашты. Бу хакта миңа да күп сөйли иде. Әтинең эшләп бетермәгән эшләре дә бар. Минем өстемдә - шуларны тәмамлау. Әтием зур китап яза башлаган иде, күбесе язылган, әмма без аны язып бетерергә вәгъдә бирәбез. Без бөтенебез татар халкының эшен дәвам итсәк, әтием аңа бик шатланыр иде", - диде Нариман.
Чыгышлардан соң, чарада катнашучыларга галим белән хушлашу мөмкинлеге бирелде.
Азат Зыятдиновның җәсәден Балтач районы Таузар Иленә алып кайтып киттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев