Татар теленә... курчак өйрәтәчәк
Уен-муен эш түгел бу! Татарстанда саф татар телендә сөйләшүче уенчыклар җитештерүне җайга салмакчылар. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның халыкны кабул итүеннән соң билгеле булды.Республика башлыгы Россия Президентының Татарстандагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә шәхси мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр белән аралашты.
Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорап килүчеләр арасында Питрәч районының Богородское авылыннан бер кочак курчак күтәргән Эльза Хөснетдинова да бар иде. Укучыларыбызга ул яхшы таныш. Мөселман курчаклары иҗат итүче эшмәкәр турында язган идек инде. Хәзер исә Эльза Хөснетдинованың курчаклары татарча җырлый башлаган әнә.
“Татарстан Президентының туган телебезне саклауның әһәмияте турындагы, моның өчен һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш, дигән сүзләрен ишеткәч, татар телендә сөйләшүче уенчык ясау теләге туды. Мөселман курчакларын дүрт елга якын иҗат итәм. Эш җайга салынган дисәм дә була, шуңа күрә курчаклар ясауны тагын да җәелдерергә булдым”, – дип сөйләде “ВТ” хәбәрчесенә Эльза Хөснетдинова. Татарча сөйләшүче курчаклар иҗат итүне Питрәч районы җитәкчелеге дә хуплаган. Эшмәкәргә тәүге уенчыкларны иҗат итүгә киткән чыгымнарны капларга булышканнар. Татар курчагы исәнләшеп кенә калмыйча, халыкның яшәү рәвеше, милли аш-суларыбыз турында да шартлатып “сөйли” белә. Балаларга уйнарга кызыграк булсын өчен, уенчыкның киемен алмаштырырга мөмкин. Бәясе – өч мең сум чамасы. Тәвәккәл таш яра, ди: Эльза Хөснетдинова ирешкән уңышларында гына тукталып калмаган. Проект турында Президентка да сөйләде ул.
“Рөстәм Миңнехановка татарча сөйләшүче курчаклар бик ошады, – ди эшмәкәр. – Президент әйтүенчә, мондый уенчыклар балаларга кечкенәдән үк татар телен өйрәнергә ярдәм итә, милли горурлык хисе уята. Республика башлыгы ярдәм итәргә дә ышандырды. Ул Казан халык сәнгать кәсепләре һөнәри лицее белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында әйтте”. Алга таба татарча сөйләшүче курчаклар республикадагы балалар бакчаларында да пәйда булмагае. Президент әнә шундый тәкъдим дә җиткергән. Республика башлыгы белән очрашудан соң, Эльза Хөснетдинованы Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашуга чакырганнар. Хәзер уенчык кызга иптәшкә татарча сөйләшүче малай җитештерә башлау фикере дә бар. Аларга исемнәр дә уйлап тапмакчылар.
Халыкны кабул итү барышында Рөстәм Миңнехановка Буа районының Лашчы разъезды бистәсендә яшәүче мәктәп укучысы – спорт мәйданчыгы, башкалада ике баласын берүзе тәрбияләүче ана музыка белән шөгыльләнүче улына – баян, Мөслим районының Күбәк авылында яшәүче ишле гаилә – микроавтобус сатып алырга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Президент мәсьәләне хәл итү җаен эзләп табарга сүз бирде.
Фото: http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев