Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар язучыларына Фатих Кәрим исемендәге премия тапшырылды

Бүләккә Фоат Галимуллин, Ренат Харис һәм Рамил Сарчин ия булды.

Кичә бер төркем татар зыялысына Фатих Кәрим исемендәге премия тапшырылды. Премиягә Казан федераль университеты профессоры Фоат Галимуллин, татар шагыйре Ренат Харис, филология фәннәре докторы Рамил Сарчин лаек дип табылды.

Искәртеп үтик, кичә Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримнең яңартылганмузее ачылды. Ачылыш тантанасы Бишбүләк районының мәдәният сараенда дәвам итте.

“Яшь чагында “Татарстан” радиосында диктор булып эшләдем, эшемне яратып башкарган өчен нигә миңа хезмәт хакы түлиләр икән, дип гаҗәпләнә идем. Фатих Кәримнең шигърияте минем өчен яшьтән үк үзенә җәлеп иткән югары сәнгать дәрәҗәсендәге иҗат иде. Мин аннан аерылмас өчен, аның күпчелек әсәрләрен ятладым, алар гомер буе минем белән яши”, - диде Фоат Галимуллин.

Казан федераль университет профессоры Фатих Кәрим исемен йөрткән бүләккә ия булу тормышка, иҗатка, тикшеренүләргә зур бәя икәнлеген искәртеп узды.

Филология фәннәре докторы Рамил Сарчин Фатих Кәрим исемендәге премия иясе булу үзендә горурлык хисләре уятканын әйтте. “Фатих Кәрим шәхси тормышымны үзгәртте. Без әле дә аның кем икәнен ахырга кадәр аңлап җиткерә алмыйбыз, кызганыч. Мин диссертациямдә Фатих Кәримнең барлык Россия әдәбиятының алдында булганын дәлилләдем”, - диде ул.

  • Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туа. Бөек Ватан сугышына кадәр һәм сугыш елларында иң актив иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе. Сугыш башланыр алдыннан “халык дошманы” дип гаепләнеп кулга алына. Фронтка китәргә теләк белдереп үтенечләр язгач, аны сугышка җибәрәләр. 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг тирәсендә һәлак була.

Фото: Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев