Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарча да яхшы бел, инглизчә дә...

Футбол буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә бер уйламаган кызык­лы хәл булды безнең гаиләдә.

Бер америкалы җанатар малаен алып, Казанга футбол карарга килә. Ә уенга кадәр 3 көн бар. Авыл хәлләре белән танышыр идек дигәч, боларны Арчага җибәрәләр. Безнең оныгыбыз Арчада белем ала. Ул укыган җиргә егермеләп турист килә. Безнең кызыбыз соңгы вакытта инглиз теле белән мавыгып китте. Алар телендә бер-ике сүз әйтүгә, америкалылар безне үзегезгә алып кайт әле дигәч, безнең кыз инде каршы килә алмаган. Авылда кунак сыеның бер төре- мунча бит. Себерке-миллек белән чабынулары ни тора. Минем малайның өендә юынырга душлары да бар югыйсә, “безнең әтиләрдә ягып чабына торган мунча бар,” дигәч, кунакларның татар мунчасын да күрәселәре килгән инде. Былтыр гына яңа мунча салып, эчләрен әйбәтләп тышлаган идек. Күрсәтергә оят түгел, тимер мич тора. Мин аларны русча беләләрдер дип торам. Бер авыз сүз белмичә ничек чит илгә киләсең ди. Дөрес, ике көндә- “да,нет” дип әйтергә өйрәнгәннәр анысы. Ягып мунчага кертеп җибәрдек боларны, әтисе- минем малай белән, ә малае оныгым белән бер тирә яшьтә. Башта идәнгә сузылып яткан кунагыбыз, минем малай милек алып чабынгач, кызыгып үзе дә ләүкәгә менеп чабынган, аннары чыгып хәл алган да, тагын милек белән үзен “кыйный” башлаган. Мондый могҗизаны күргәнем юк иде әле, кайткач мунчаны үземдә ясатам дигән була. Сез аптырарсыз үзара ничек аралаштыгыз диеп. Ахырзаман галәмәте дисәң дә дөрес булыр: минем малай үз телефонына русча әйтә, телефоны инглизчәгә әйләндереп әйтә. Теге америкалы –үз телефонына инглизчә әйтә, аныкы русчага тәрҗемә ясап әйтә. Моңа баш җитми, могҗиза дими, ни диярсең,бер-берсе белән рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар. Балалар бакчасында йөрүче оныгым инглизчә санап күрсәткән иде, кунагыбызның аптыраудан күзләре зурайды. Бишенчене бетергән оныгым-исәнмесез, әни, әти, һ.б. әйткәч шаккатты. Менә шулай итеп, көтмәгәндә чит ил кешеләре белән аралаштык. Дөрес күп сөйләмәде кунагыбыз, ярамыйдыр. Тормышы әйбәт икәне, үзеннән, яши торган җиреннән күренеп тора. Бай кеше. Менә шундый хәлләр.

Хәлил Мортазин.

Фото: https://pixabay.com | Foundry

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев