Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татарча диктант" нәтиҗәләре Яңа ел ялларыннан соң билгеле булачак

"Татарча диктант"ны Татарстанда, Россиянең 20 төбәге һәм 9 чит илдә былтыр 25 ноябрьдә язганнар иде.

25 ноябрьдә язылган "Татарча диктант"ның нәтиҗәләре Яңа ел ялларыннан соң билгеле булачак һәм акциянең рәсми сайтында урнаштырылачак, дип хәбәр итте "Татар-информ"га диктантны оештыручылар.

Исегезгә төшерәбез, "Татарча диктант" узган елның 25 ноябрендә язылды, нәтиҗәләр бер айдан соң, ягъни декабрь ахырында билгеле була, дип игълан ителде. "Нәтиҗәләрне интернетка куеп өлгереп булмады", - дип аңлатты Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин тоткарлыкны.

Татарча диктант Россиянең 20 ләп төбәге һәм 9 чит илдә язылды. Диктант өчен Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек сайланган иде. Диктантны КФУ галимнәре тикшерде. Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.

Фото: Рамиль Гали

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев