“Татарча диктант”ның билгеләре сайтка кертелде
Нәтиҗәләр белән http://diktant.tatar/results/ сылтамасы аша кереп танышырга була.
“Татарча диктант”ның билгеләре сайтка урнаштырылган. Аларны http://diktant.tatar/results/ сылтамасы аша кереп белергә була.
Эзләү юлында диктант язган кешенең исем-фамилиясен кертсәң, нинди билгегә язганы күренә.
Искәртеп үтик, 2017 елның 25 нче ноябрендә Россиянең 20 ләп төбәге һәм 9 чит илдә "Татарча диктант" яздылар. Диктант өчен Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек сайланган иде. Татарча язу буенча үз белемен 2 меңләп кеше тикшереп карады.
Бөтен дөнья буенча статистика түбәндәгечә:
“5ле” алучылар – 29 процент;
“4”ле гә язучылар – 27 процент;
“3”ле алучылар – 36 процент;
“2” ле – 8 процент.
Фото: Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев