“Татарча диктант”та очраган иң еш хаталар билгеле булды
Диктанттагы хаталардан чыгып, аны язучының кайсы төбәктә яшәвен аерып була, ди оештыручылар.
“Татар-информ” матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә КФУ доценты Гөлназ Могътәсимова “Татарча диктант”та иң еш очраган хаталар турында сөйләде.
“Орфографик хаталар арасында “ң” хәрефен, нечкәлек билгесен дөрес язмау күзәтелде. “Яшьнәп” сүзен нечкәлексез язучылар булды. Сыйфатларда чагыштыру дәрәҗәсен дөрес язмау очрагы теркәлде. Мәсәлән, “соңрак” сүзен “соңырак” дип язганнар. Иң еш очраган хата – сүзләрне аерым яки кушып язу. Мәсәлән, “киез итек” сүзе парлап та, кушып та, аерып та язылган”, - диде Гөлназ Могътәсимова.
Аның сөйләвенчә, пунктуацион хаталар да еш очраган. Аерымланган хәлләр янында өтерләр дөрес куелмаган, туры сөйләм дөрес формалаштырылмаган, кушма җөмләдә ике җөмлә чиге дөрес аерылмаган, ягъни баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасында тыныш билгеләре дөрес куелмаган.
“Иң күп хаталы сүзләр арасында “чәкчәк” һәм “Сабантуй” яки “Сабан туе” (алар төрле вариантта языла) сүзләре очрады. Аерымланган хәлләрдә хата күп булды”, - дип белдерде Гөлназ Могътәсимова. Сүз ахырында “й” хәрефен куймау, “да”, “дә” кисәкчәләрен кушып язу, “һ” белән “х” хәрефләрен бутау булган. Кайберәүләр эндәш сүздән соң өтер, тиңдәш кисәкләр арасында өтер, тойгылы җөмләдә өндәү куярга оныткан.
КФУның Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова сүзләренчә, диктантта җибәрелгән хаталарга карап, диктант язучының кайсы төбәктә яшәвен аерып була. “Мәсәлән, Татарстанда яшәп, татар мәктәбендә укыган катнашучыларның белемнәре, әлбәттә, әйбәт. Башка төбәкләрдә, әйтик, Себердә яшәүчеләрнең телләрендә җирле үзенчәлекләр чагылыш тапкан. Шуны да әйтергә кирәк, диктант төрле графикада язылды. Казахстанның Семей шәһәрендә язылган диктант – гарәп графикасында, Канадада язылганы латин графикасында иде. Без аларны тикшердек, бәяләдек”, - диде Әлфия Йосыпова.
“Гомумән алганда, күбесенең мәктәп программасында үзләштерелгән кагыйдәләрне дөрес кулланулары, дөрес язулары куанычлы булды”, - ди Гөлназ Могътәсимова. Аның сүзләренчә, татар телен ныгыту өчен китаплар укырга һәм игътибарлырак булырга кирәк. “Диктант язучылар арасында пенсия яшендәгеләр дә бар иде. Ә иң яшь катнашучы – 3 сыйныф укучысы булды”, - ди ул.
“Татар-информ” хәбәрчесенең “Хаталар өстендә эш булачакмы?” дигән соравына: “Бу акция белән шөгыльләнә башлагач, «Тотальный диктант” сайтларына кереп карадык, аларны өйрәндек. Анда ел дәвамында хаталар өстендә бик зур эш алып барыла. Ләкин бу проект белән зур оешма шөгыльләнә. Бу - аларның төп эше. Киләчәктә бу акцияне бөтен татар дөньясына җәелдерергә телибез. Шул вакытта хаталар өстендә эшләү юнәлешенә дә басым ясарга кирәк, дип уйлыйм. Барлык кеше дә биредә әйтелгән типик хаталарны ишетми калырга мөмкин, ә, икенчедән, кеше сайттан үзенең билгесен генә карый ала, хаталарын күрми. Шуңа күрә хатаны төзәтеп, грамоталы язу өчен хаталар өстендә эш булырга тиеш”, - дип җавап бирде Әлфия Йосыпова.
Фото: Султан Исхако
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Сойлэм телдэ дэ шундый кагыйдэлэрнен ничек утэлуен ойрэнергэ кирэк иде. Еш кына "дагын","дэген"не кушып сойлэшэлэр (бардым дагын,бирдем дэген),без укыган елларда мэктэплэрдэ моны турыдан-туры тыялар иде. Э хэзер бу чуп сузлэр кин таралган, колакны ерта,рус эйтмешли. Тагын,hэр ике суз аркылы "инде" дип, сойлэучелэр бихисап.Мэгнасе нэрсэдэ сон анын? Радиодан телебезнен матурлыгын саклауга юнэлгэн тапшырулар да бик кирэк.Коне-тоне такмаклар уйнатканчы файдасы бермэ-бер кубрэк булыр иде.
0
0