“Татарны төштә күрергә дә куркам”
Сталинград сугышы Бөек Ватан сугышы чорында иң дәһшәтле яуларның берсенә әйләнә. Ул 1942 елның 14 июлендә башланып, 1943 елның 2 февралендә генә төгәлләнә. Канкойгыч сугыш-орыш 200 көн һәм төннән артыграк дәвам итә. Дөнья тарихында моңа кадәрге бер генә яу да максаты, колачы һәм киеренкелеге ягыннан Сталинград явына тиңләшә алмый.
Герой-шәһәрне саклауда якташларыбыз да үзләреннән саллы өлеш кертә. Сталинградка гаскәрләр, корал, сугыш кирәк-яракларын китерүче поездларны фашист бомбардировщиклары һөҗүменнән Юдино станциясенең тимер юлчылары акчасына һәм аларның көче белән төзелгән “Кызыл Татарстан” бронепоезды саклый. Атаклы “Павлов йорты”н 58 тәүлектән артыграк вакыт дәвамында гитлерчылар һөҗүменнән саклаучылар арасында республикабыздан бронебойщик, ефрейтор Рамазанов һәм Шкуратов дигән солдат була.
265 дошман солдатын юк иткән танылган снайпер, Казан егете Анатолий Чехов исеме бөтен Сталинград фронтын шаулата. Советлар Союзы Герое Фәрит Фәтхуллин җитәкчелегендәге авиация һөҗүме полкы очучылары дошманның пехотасы һәм артиллериясен рәхимсез кыра.
Сталинград фронтының көньяк-көнбатышында генерал М.Шумиловның 64 нче армиясе составында ТАССРның Арча районы егете полковник Гани Сафиуллин җитәкчелегендә 38 нче укчылар дивизиясе дошманның кирәген бирә. Дивизия сугышчылары фашистларның 108 танкын, меңнән артык автомобилен юк итә. 1943 елның октябрендә инде генерал исеме алырга өлгергән Г.Сафиуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Шулай ук хатын-кызлар да көчле затлардан калышмый. Зенитчылар Сәйдә Мостафина һәм Лена Шәмсетдинова Сталинградны саклауда гаять зур кыюлык һәм тапкырлык күрсәтә. Казан кызы – шәфкать туташы Асия Ильматова, гомерен куркыныч астына куеп, яраланган дистәләрчә солдатны яу кырыннан алып чыга. Ул татар хатын-кызлары арасыннан иң беренче булып “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Сталинград янындагы хәрби госпитальдә фельдшер Фаина Чанышева көнне-төнне белмичә хезмәт куя. Ул СССРның беренче биш шәфкать туташы арасында, Бөек Ватан сугышы чорындагы казанышлары һәм фидакарьлеге өчен, Халыкара Кызыл Хач оешмасының “Флоренс Найтингейл исемендәге” медале белән бүләкләнә.
Идел буендагы канкойгыч сугыш татарстанлылар өчен тагын шуның белән аеруча истәлекле: анда республикабызда оештырылган тулы бер хәрби подразделениеләр катнаша. ТАССРда оештырылган 7 укчылар дивизиясе арасыннан икесе Сталинград утына “ыргытыла”. Татарстаннан чакырылган солдатларның фидакарьлеге, кыюлыгы һәм батырлыгы хәтта дошманның үзендә дә соклану хисләре тудыра. Идел буендагы тарихи яу көннәрендә немец ефрейторы тылда калган абыйсына: “Биредә безгә каршы татарлар күп сугыша. Алар – акылдан язган, татарны төшемдә күрергә дә куркам”, – дип яза. Шулай ук сугышчан иптәшләре дә татарларның батырлыгын бик югары бәяли. “Бу – татар, димәк, сынатмаячак”, – дигән сүзләрне фронтта еш ишетергә туры килә иде”, – дип яза Илья Эренбург үзенең хатларында.
Республиканың “Хәтер китабы” мәгълүматларына караганда, бүгенгә Татарстаннан 40тан артыграк кешенең Сталинград сугышын үтеп, соңыннан Советлар Союзы Героена, 19ының – Дан ордены тулы кавалерларына әйләнүе ачыкланган. Якташларыбыз барлык төр гаскәрләрдә сугышкан. Кызганычка, бик күпләре яу кырларында ятып калган. Архив материалларына караганда, бүгенге Волгоград өлкәсе территориясендә генә дә Татарстан АССРдан 22 меңгә якын солдат һәм офицер һәлак булган.
Тылда калган татарстанлыларның да Сталинградка ярдәме зур була. Казанның 22 нче һәм 387 нче авиация заводлары сугышчан самолетлар белән тәэмин итү генә түгел, күчмә бригадалар ярдәмендә гадәттән тыш хәлләрдә аларны ремонтлый да. Аерым алганда, Татарстаннан җибәрелгән бригаданың 50гә якын бомбардировщикны торгызып, “Сталинградны саклаган өчен” медале белән бүләкләнүгә тәкъдим ителүе мәгълүм. СССР суднолар төзү сәнәгатенең Яшел Үзәндәге 340 нчы заводы хәрби суднолар җитештерә. Сталинградны яклаучылар өчен акча, азык-төлек, сугышчыларга җылы киемнәр җибәрелә.
Сталинград янындагы сугыш 1943 елның 2 февралендә совет гаскәрләренең зур җиңүе белән төгәлләнә. Шулай итеп, Идел буендагы җиңү Бөек Ватан сугышы барышында тамырдан борылыш өчен көрәштә иң югары ноктага әйләнә. Совет солдатлары һәм офицерлары гитлерчыларның бик зур төркемен камалышка ала һәм тулысынча тар-мар итә. Сталинград янында немец гаскәрләрен тар-мар иткәннән соң, шәһәрнең генә түгел, бәлки бөтен өлкәнең оккупантлар тарафыннан талануы һәм хәрабәләргә әйләнүе аңлашыла. Өлкә җитәкчелеге торгызу эшләрендә ярдәм итү үтенече белән тылда кылган төбәкләргә мөрәҗәгать итә. Татарстан АССР бу чакыруга беренчеләрдән булып кушыла һәм Сталинградның Дзержинск районын, Сталинград өлкәсенең Городище һәм Кызыл Армия районнарын шефлыкка ала.
Сталинградка республикабызның һәр коллективы кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Әйтик, М.Вахитов исемендәге май комбинаты Волгоград гидролиз заводын торгызуда катнаша. Казан медицина институты хезмәткәрләре герой-шәһәрнең медицина институты эшен яңартуга ярдәм итә.
1943 елның урталарына Казан предприятиеләре генә дә (халыктан җыелганны исәпкә алмыйча) Сталинградны торгызу өчен якынча 4 миллион сумлык төрле эш кораллары һәм төзелеш материаллары җыя. Торгызу эшләренең беренче айларында Татарстаннан Сталинградка агач, төрле җиһазлар төялгән йөздән артык вагон җибәрелә.
Айсылу Кәбирова, тарих фәннәре докторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев