Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан дайверларына дөнья рекордын теркәү өчен акча җитмәгән

Икенче экспедиция 2018 елның декабрендә булачак.

 Бүген дайверларның Изумрудное күленә чуму вакыты һәм катлаулыгы дөнья рекорды булып тора. Әмма аны теркәү өчен акча җитәрлек түгел. Бу хакта Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер белдерде.

“Агымдагы елның гыйнварында ук тренировкалар вакытында ук дайверлар дүрт сәгать су астында булды. Моңа кадәр кемдер боз астында шулай озак торуы турында ишеткәнем юк”, - дип уртаклашты отряд җитәкчесе.

Дөнья рекорды гыйнварда ук куелды дияргә була, ә бүген Татарстан дайверлары шәхси казанышка ирешергә планлаштыра. Рекорд кую факты теркәлсен өчен берничә шартны үтәү зарур.

“Рекордны теркәү өчен өзлексез видеотеркәү һәм Бөтендөнья су асты эшчәнлеге конфедерациясеннән халыкара күзәтүчеләр булуы кирәк”, - диде Дмитрий Шиллер.

Рус география җәмгыятенең Татарстан су асты фәнни-тикшеренү отрядының нәкъ менә шуңа акчасы җитмәгән. Отряд әгъзалары чыгымнарның иң зурын үз өсләренә алган, калган өлешен яки чиреген, иганәчеләр вәгъдә иткән булган, әмма ярдәм итмәгәннәр.

Бүген дайверлар су астында һәм боз астында 6 сәгать чамасы булырга планлаштыралар.

Декабрьдә халыкара комиссия әгъзаларын чакырабыз. Жак Ив Кусто командасы әгъзалары һәм Бөтендөнья су асты эшчәнлеге конференциясе Директорлар советы әгъзасы Божена Остойич килер, дип ышанабыз. Мондый профессионаллар катнашуы экспериментны яңа дәрәҗәгә чыгарачак”, - диде Шиллер. Ул рекордны барлык кагыйдәләр буенча терки.

Нәкъ менә Божена Остойич Дмитрий Шиллер командасының башка экспедицияләрендә катнашкан һәм рекордларны теркәгән.

Фото: http://tatar-inform.tatar
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев