Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды хәйрия концертына чакыра

Хәйрия концертыннан җыелган акча инвалид балаларга ярдәм итү өчен тотылачак.

3 апрельдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды Казанның «Ак барс» яшьләр үзәгендә «1+1» («Бергә бер») дип исемләнгән хәйрия концерты үткәрә. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарада татар эстрадасы йолдызлары катнаша. Концертта Рамил Закиров, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Лилия Хәйруллина, Айгөл Рәхимова, Мөнир Рахмаев, «Кыю кызлар», Артур-Марат, Илназ Гарипов, Сөмбел Билалова, Регина Тимербулатова, Руслан Амурус, Камилла Әхмәтова һәм башка артистлар, автор-башкаручылар чыгыш ясаячак.

Чараның партнерлары – «Ак барс» яшьләр үзәге, «Илназ» шоу-студиясе һәм Кассир.ру сайты.

Хәйрия концертыннан җыелган акча инвалид балаларга ярдәм итү өчен тотылачак. Билет бәясе - 200-400 сум.

Концерт 18.30 сәгатьтә башлана.  

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев