Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка 438 кандидат теркәлде

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сәяси партияләрдән һәм бермандатлы сайлау округларыннан VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат булып сайлану өчен тавышка куелачак кандидатларның республика исемлекләрен теркәүне төгәлләде.

Сайлауда катнашу хокукына 7 партия – «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия», ЛДПР сәяси партияләренең төбәк бүлекчәләре, «Россия коммунистлары», «Партия Роста» һәм «Россия пенсионерлар партиясе социаль гаделлек яклы» партияләре ия булды. Гомумән алганда, VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат итеп партия исемлекләре буенча 202 кеше теркәлде. Бердәм республика сайлау округыннан иң күп кандидатларны «Бердәм Россия» (партия исемлегендә 55 кеше) һәм «Гадел Россия» (46 кандидат) тәкъдим итте. ЛДПР исемлегендә – 40 кандидат, КПРФтан – 30 кандидат. «Россия коммунистлары»ның партия исемлеге 9 кешене, «Партия Роста»ныкы - 12, «Россия пенсионерлар партиясе»неке 10 кешене үз эченә ала.

Комиссия 4 сайлау берләшмәсенең кандидатларын теркәүдән баш тартты. «Родина» партиясе һәм «Игелекле эшләр, балаларны, хатын-кызларны яклау, азатлык, табигать һәм пенсионерлар, хайваннарга карата көч куллануга каршы партия» теркәү өчен исемлекне тәкъдим итүне хуплап сайлаучылар имзаларын җыю да кергән документларын үзвакытында тапшырмадылар. «Россия ветераннары партиясе» һәм «Россия гомумхалык союзы» кандидатлары тикшерү өчен сайлап алынган сайлаучылар имзаларының 10 проценттан артыгы дөрес булмавы яки яраксызлыгы сәбәпле теркәлмәде. Бермандатлы сайлау округларыннан 236 кандидат теркәлде, шуның 57 се – үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр. «Бердәм Россия»дән 41, «Гадел Россия»дән 42, ЛДПРдан 43, КПРФтан 46 кандидат теркәлде.

Бермандатлы сайлау округларында «Россия коммунистлары» үзенең 5 кандидатын, «Яблоко» һәм «Партия Роста» берәр кандидат тәкъдим иттеләр.VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә узачак. Сайлауларда 100 депутатлык мандаты бүленә: 50се – партия исемлекләре, тагын 50се – бермандатлы сайлау округлары буенча.

Материал ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте тарафыннан бирелде.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев