Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Татарстан гербы көне узды

Татарстан гербының туган көнендә кунакларга квест һәм ятим балалар өчен махсус тарих кичәсе әзерләнде.

Кичә "Казан Кремле" музей-тыюлыгының Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда Татарстан Республикасының гербы кабул ителгән көн уңаеннан кунакларга квест үткәрелде. “Татар-информ” хәбәрчесе дә әлеге квестны үтте.

Кунакларга татар халкының тарихи үткәне һәм Татарстанның дәүләт символларына багышланган сәяхәт үткәрелде. Сәяхәтнең персонажы Барс, кәгазь битенә сораулар әзерләп куйган, ә музей кунаклары аларга җавап эзләде. Барлык сорауларга да җавап биргән катнашучыларга музей исеменнән истәлекле бүләкләр бирелде.

Биремдә Казан ханлыгының беренче ханнарын атау, Татарстан байрагы төсләре нәрсәне аңлатканын билгеләү, Сөембикә һәм канатлы барс образларына караган сорауларга җавап бирү бар иде.

Квестта беренчеләрдән булып катнашкан Илназ Волков идеяне югары бәяләде.

“Музейда барысы да югары дәрәҗәдә. Квест уздыру дөрес фикер дип уйлыйм. Мин болай Татарстан һәм татар халкы турында тагын да күбрәк белдем. Сорауларга үзең җавап эзләгәч, истә күбрәк мәгълүмат кала”, - дип әйтте Илназ Волков.

Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музее директоры Марина Давыдова музей өчен бу көннең зур әһәмияткә ия булуын билгеләде.

“Бүген без Татарстан Республикасы гербы туган көне уңаеннан үзебезгә кунакларны чакырабыз. Без барлык катнашучыларга да квестта катнашырга тәкъдим иттек. Беренче булып барлык сорауларга да җавап табучылар музейдан истәлекле бүләкләр алды”, - дип сөйләде ул.

Музейда ятим балаларга Татарстанның символларына багышланган очрашу да үтте. Балалар Татарстан Республикасы сурәтләнгән торттан авыз иттеләр.

Республиканың Югары Совет тарафыннан 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Ул түгәрәк калкан рәвешендә.Гербның уртасында канатлы ак барс сурәте. Борын заманнарда ул уңдырышлылык тәңресе, балаларны яклаучы булып саналган. Татарстан гербында барс — республика гражданнарының һәм халкының яклаучысы. Гербның авторлары — Назыйм Ханзафаров (идея, фәнни нигезләмә) һәм рәссам Риф Фәхретдинов (сурәтләү).
 

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев