Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан финанс белеме буенча бөтенроссия онлайн-зачетында беренче урынны алды

Татарстанлылар 90 меңнән артык тапкыр финанс белеме буенча Бөтенроссия онлайн-зачеты узды, республика Россиянең барлык регионнары арасында да катнашучылар саны буенча лидер булды.

Аерым зачет эшкуарлар өчен үткәрелде - алар 2,3 мең тапкыр тест үтте. Бу күрсәткеч буенча республика, шулай ук, Россиядә беренче урынны алды. Әлеге биремнәрне зачетта катнашучыларның өчтән бере үти алды.

«Татарстанлылар финанс белеменең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте - катнашучыларның өчтән икесе аны уңышлы тапшырды, - дип билгеләп үтте Россия Банкы Идел-Нократ ДУ Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Марат Шәрифуллин.

- Онлайн-зачет кешеләргә финанс продуктлары, хезмәт күрсәтүләр һәм үз хокукларын яклау мөмкинлекләре турындагы белемнәрдә үзләрен тикшерергә һәм бушлыкларны тутырырга мөмкинлек бирә, ә Россия Банкына - финанс агарту буенча алга таба эшнең төп юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирә".

Белешмә: зачетны оештыручылар - Россия Банкы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы. Бөтенроссия онлайн-зачеты өченче тапкыр үткәрелде. Исәп 2020 елның 7-18 декабрендә узды. Быел анда барысы 450 меңнән артык кеше катнашты. Уңышлы тапшыру өчен 20 һәм аннан да күбрәк сорауга дөрес җавап бирергә кирәк иде.

Фото: Татарстан Республикасы Бүлек-НБ архивыннан

Чыганак: cbr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев