Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ТАТАРСТАН ИКЕНЧЕ ЙОРТЫБЫЗГА ӘЙЛӘНДЕ»

И Идел-йорт, Идел-йорт, Идел буе имин йорт… Хакыйкатьтә дә шулай: Идел буе күпме дәверләр ничәмә-ничә халыкны үз куенына сыендырып, бәрәкәтле тормышта яши.

Ә бит, вәзгыять үзгәрү сәбәпле, кендек каны тамган җирдән аерылып, бу якларга килеп урнашкан милләт вәкилләре дә меңләгән. Татарстанда гомер кичерүче таҗиклар турында эшмәкәр Замирбәк Жураев бәян итте.

 Казанга ул моннан егерме биш ел элек килә. Безнең республи­кага таҗиклар арасында берен­челәрдән булып диярлек аяк баса. Ун балалы Халибәк белән Ир­кәби гаиләсендә туып үскән ирне ата-бабасы торган җирне ташлап чыгып китәргә туксанынчы еллар башында ил эчендә кабынган граж­даннар сугышы мәҗбүр итә. Дәүләт белән хакимлекне кем үз кулына алса да, барыбер була аның өчен. Бөек Ватан сугышында өч мәртәбә яраланган әтисенең сызлануларын күреп торган егет «иң мөһиме исән калырга, гаиләне сакларга» дип уй­лый, «тыныч тормыш урнашкач, кай­тырмын әле», ди.

– Авылыбыз аксакалларын­нан кечкенәдән Казан – татарлар, мөселманнар мәркәзе икәнен ише­теп үстек, – дип сөйли әңгәмәдә­шем. – Русиянең күп шәһәрләрендә, хәтта Мәскәү белән мәһабәт Пе­тербургта булырга туры килсә дә, юлым бу якларга төшмәде. Шуңа да карамастан, дустым белән нәкъ менә Татарстанга килеп урнашырга карар кылдык. Ярты елдан гаиләмне дә кайтып алдым. Өч улыбыз белән калган хатыным өчен борчылып, ашым – аш, суым су түгел иде. Акча биреп җибәрергә кайтучы-китүче юк, банклар системасы әле көйлән­мәгән. Шуңа да тизрәк аларны да үзем янына алырга ашыктым. Кы­зыбыз инде биредә дөньяга килде. Хәзер балалар барысы да башлы- күзле, тормышыбызны ямьгә күмеп, алты оныгыбыз үсә.

R0KaQFFEx1A

Әйе, ул еллар турында Замирбәк уен-көлке белән елмаеп сөйләргә ты­рышса да, чынлыкта, көләрлек сәбәп булмый. Үз илең генә алтын бишек, ә кеше иле үтә тишеккә тиң шул.

– Мин Ерак Көнчыгышта хезмәт иттем, – дип сөйли. – Ул елларда совет армиясен күргән кеше теләсә нинди шартларга түзә. Бирегә килгәч, под­валда кунган, тамак туйдыру өчен хәлдән тайганчы йөк ташыган чаклар шактый булды. Моннан, тауар алып, поездга утырып Ульян шәһәренә китә, төнне вагонда уздыра, көне буе сатып, кире кайта идек. Әкрен­ләп базарда кипкән җиләк-җимеш, яшелчә белән сәүдә итәргә кереш­тем. Соңрак, бераз ныгыгач инде, «КамАЗ» автомобиле сатып алып, ерак юлга йөк ташый башладым. Мин һөнәрем буенча – машина йөртүче. Таҗикстанда да сугыш башланганчы шофер булып эшләдем.

Авыр хезмәткә генә – беләк, ә кыю эшкә кыю йөрәк кирәк. Замирбәктә тәвәккәллек тә, үҗәтлек тә җитәр­лек. Ул башлаган эшен ярты юлда ташлый торганнардан түгел. Җиде еллап үзенең тимер аты белән Русия төбәкләренә тауар ташыгач, янәдән базарга сату итәргә кайта. Хәзер инде «Родина» сәүдә үзәгендә аяк киеме, кием-салым, җиләк-җимеш сату нокталары бар. Шунда ук кафе ачкан. Шул рәвешле улларын, туган­нарын эш урыны белән тәэмин иткән. Әйе, хезмәт кешегә канат та куя, аны ныгыта да.

– Баштагы мәлне хатыным Биби­сайлона ярдәм итте, – ди әңгәмәдә­шем. – Кафе ачкач, ризыкларны икәүләшеп әзерләдек. Әле дә эш­челәр җитмәгәндә үзем плитә яны­на барып басам. Хуҗа булып, фәрман биреп йөрү безгә хас гамәл түгел. Ха­тыным инде күбрәк өйдә тора, йорт мәшәкатьләре белән мәшгуль.

2010 елда уздырылган Бөтенрусия халык санын алу вакытында Татар­станда даими яшәүче таҗикларның саны якынча алты меңгә җыела. Замирбәкнең дә ике ир бертуганы Казанда гомер кичерә. Монда тө­пләнгәнче, Казакъстанның Алма-Ата шәһәре, Свердлау өлкәсендә яшәгән­нәр. Ә инде кардәшләре янына ку­накка килеп, мәркәзебезне күргәч, бу төбәкне үз иткәннәр.

bFAlSvXyL8I

– Беләсезме, мин бит үзем дә ту­ган якка күченергә дип ничә мәртәбә талпынып карадым. Ун ел шул теләк белән янып яшәдем, хәтта монда торак та сатып алмадым, янәсе ба­рыбер китәчәкбез. Юк, ниндидер көч тотты. Хәзер күченеп китү теләге сүрелде. Җан тартмаса да, кан тарта, диләрме татарлар? Алга таба тормыш ничек дәвам итәсен вакыт күрсәтер. Шунысы хак: Татарстан икенче туган йортыбызга әйләнде. Таҗикстанга елга бер-ике мәртәбә кайтып, сагы­ну хисен басып киләбез. Анда бит халыкка эш юк. Завод-фабрикалар торгызылса, җитештерү тармагы куәт­ләнеп китсә, бәлки, яшәү шартлары яхшырыр иде. Әлегә Русия берәр нәрсә җибәргәнен көтеп яталар. Мин сәясәтче түгел, шуңа да берәүне дә гаепләмим. Минем өчен үз кыйблам мөһим.

Адәм баласының кыйбласы исә аның эш-фигылендә генә түгел, ә ата-бабалардан алган гореф-гадәт­ләрендә чагыла. Йолаларга кил­гәндә, бу гаиләдә зур урын дини бәйрәмнәргә – Ураза һәм Корбан гаетләренә, Нәүрүзгә бирелә.

– Рамазан аен түземсезләнеп көтәбез, гаиләбез белән уразага керәбез, – ди Замирбәк Жураев. – Кафе базар эчендә урнашкач, ураза вакытында аны яба алмыйм, чөнки биредә башка милләт вәкилләре дә туклана. Әмма, аш-су тирәсендә кайнашсам да, барыбер уразаны кал­дырмыйм. Рамазан ае адәм баласын сабырлыкка өйрәтә. Ә бу сыйфат кайда гына яшәсәң дә зарур. Корбан гаетендә корбан чалмый калган елы­быз да юк.

Ислам дине нигезләре – Жура­евлар гаилә өчен төп канун. Аның чагылышы Замирбәк әфәнденең ба­лаларына, бигрәк тә хатынына кара­та мөнәсәбәттә дә яхшы сизелә. Үзе әйтмешли, аларның буыны дин белән тәрбияләнгән шул.

– Әти-әни ни әйтсә, шуны эшли идек, – ди әңгәмәдәшем. – Бибисай­лона исемле инсафлы кыз бар, шуңа өйләнәсең, дигәч тә, бик тиз күндем.

Булачак хатынымның апасы белән бер сыйныфта укысак та, үзен күр­гәнем юк иде. Хәләл җефетем – олы йөрәкле кеше, авызыннан бервакыт­та да авыр сүз чыкканын хәтерләмим. Өч малай һәм бер кыз тапканы өчен генә дә хөрмәт итәрлек. Әллә шуңа, кимчелекләрен бөтенләй күрмим. Яратып, ихтирам итеп яшим. Ашар­га бик тәмле әзерли: ул пешергән шулпа, лагман, пылау, манты һәр кунакның күңеленә хуш килә. Ни кызганыч, без үскәндәге тәрбияне үзебезнең балаларга биреп булмый. Хәзер аларга телефон, компьютер һ.б. тәэсире зур. Шулай да кечкенәдән ислам дине нигезләрен сеңдерергә тырыштык, чөнки аннан башка бул­мый. Шунысы да куандыра: киленнәр дә, кияү дә – барысы да таҗиклар. Алар турында шаяртып, «үзебезнең урамныкылар», дим.

Ил телен алмаган имгәккә калыр, диләр. Әлеге гаилә дә өйдә фәкать туган телдә сөйләшә. Әле шулай да балалары күп кенә таҗик сүзләрен белми икән. Урамга чыккач, гомумән, урысчага күчәләр. Шуңа күрә дә За­мирбәк оныклары таҗикча белмәс дип борчыла һәм буш вакытын күбрәк шулар белән уздыра. Алар­ны ул милли йолалар, дин аша гына түгел, ә спорт белән дә тәрбияли. Үзе дә спортка мөкиббән.

– Улларымны, хәтта кызымны да кечкенәдән футбол-хоккей матчла­рына алып йөрдем. Без – «Ак Барс», «Рубин» командаларының тугры җа­натарлары. Уеннарны йә стадионга барып карыйбыз, йә гаиләбез белән бергә телевизордан күзәтәбез. Кай­чандыр «Дуслык» йортында, таҗик егетләрен җыеп, футбол командасы оештырдым, анда үземнең уллар да йөрде. Кубоклар да алдык. Хәзер инде эстафетаны яшьләргә бирдем.

noqf5vjTbHY

Замирбәк Жураев, эшмәкәр һәм һәвәскәр футболчы булудан тыш, таҗикларның Татарстандагы «Со­мониен» милли-мәдәни автономия идарәсе әгъзасы да әле. Татарстан халыклары «Дуслык» йорты уздыр­ган чараларда актив катнаша, мил­ләттәшләренә хәленнән килгәнчә ярдәм итә. Ни дисәң дә, асыл кеше бервакытта да алтын дип үлми, ә хал­кым ди. Замирбәк тә шундыйлардан.

– Таҗик һәм мөселман булуым белән горурланам, – ди үзе. – Бе­ребез дә якты дөньяга мәңгелеккә килмәгән, кайчандыр барыбыз да бакыйлыкка күчәчәкбез. Шуңа да яхшылыклар эшләп калырга ашыгы­рга кирәк. Аллаһ ризалыгы өчен дип, ел да зәкятне туган ягымдагы мохтаҗ кешеләргә җибәрәм. Кемнең ире үл­гән, кемнең баласы юк… Салымнан качып котыла алсаң да, ислам дине­нең бер баганасы булган зәкят өчен җавап тотарга туры киләчәк. Малың белән күбрәк уртаклашкан саен, Ал­лаһ та нигъмәтеңне арттыра, ризы­гыңны киңәйтә.

N-2p1hXVC4s

…Бездә Урта Азия кешеләрен «кара халык»ка санап кимсетүчеләр, «монда килеп, кеше булалар, безне­келәрне үзләренә бил бөктереп, баеп яталар» дип канәгатьсезлек белдерү­челәр һәрдаим очрап тора. Замир­бәк Жураев кебекләр белән якын­нан аралашкач, тамак туйдыру өчен, аларның ару-талуны, алны-ялны бел­мичә, таңнан кичә кадәр ат урыны­на җигелеп эшләүләрен аңлыйсың. Чөнки туган илдән читтә яклаучы да, саклаучы да юк. Шуңа күрә акыл башта түгел, ә эштә, диясе килә.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев