Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Интернет аша дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча алдынгы урында

Интернет аша дәүләт хезмәтләрен нигездә Татарстанда, Башкортстанда һәм Мәскәү өлкәсендә күрсәтәләр.

Татарстан Республикасы онлайн режимда дәүләт хезмәтләрен ала торган кешеләр саны буенча алдынгы урында тора. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

“Безнең Татарстан, Башкортстан республикалары һәм Мәскәү өлкәсе кебек лидерлар бар. Аларда халыкның 70 проценттан артыгы дәүләт хезмәтләрен күпфункцияле үзәкләр аша түгел, ә Интернет аша ала”, - дип белдергән Стратегик эшләнмәләр үзәге (ЦСР) вице-президенты Наталья Трунова.

Бу фикерен ул  Новосибирскида уза торган Россия Федерация Советы карамагындагы Цифрлы икътисад үсеше советы утырышыда әйткән.

Наталья Трунова сүзләренчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне Интернет аша алучылар саны елдан-ел арта бара. 2016 елда әлеге мөмкинлектән халыкның 30 проценты кулланган булса, 2017 елда ул 46 процентка җиткән.

Фото: https://pixabay.com | 377053

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев