Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан югары уку йортларына 22 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелде

Татарстан югары уку йортларына 2024-2025 уку елына 22 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелде.

Татарстан югары уку йортларына 22 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелде

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Соңгы өч елда мондый урыннарның саны 5 проценттан күбрәккә артты. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

«Югары уку йортларына бюджет урыннарын конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча Россия Фән һәм югары белем министрлыгы бүлеп бирә», - диде министр.

Бюджет урыннарының күләме һәм структурасы төбәкләрда кадрларга ихтыяҗ фаразыннан чыгып формалаша, дип билгеләп үтте ул.

Һадиуллин сүзләренчә, өч зур югары уку йортына бюджет урыннарының якынча 70 проценты бүлеп бирелгән. Бу – Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ).

«Бюджет урыннарының иң күбе традицион рәвештә инженер-техник әзерлек һәм педагогика юнәлешләренә бүлеп бирелде. Әзерлек юнәлешләре буенча мондый бүленеш узган уку елындагы бүленеш белән охшаш», - дип билгеләп үтте спикер.

Кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды. Абитуриентларны 45 югары уку йорты, шул исәптән 28 дәүләт югары уку йорты кабул итә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-yugary-uku-iortlaryna-22-mennan-artyk-byudzet-uryny-bulep-birelde-5889596

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев