Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме Мәккәгә барып җитте

Бүгенге көндә Татарстан хаҗиларының 1800 дә хаҗ кылу өчен изге җирләрдә.

Кичә кич Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме Мәккәгә исән-имин барып җитте. 3 августтан 4нә каршы төндә барлыгы 98 кеше Казаннан Согуд Гарәбстанына очты. Хәерле сәфәрләр теләп, аларны республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев озатты.

Шул рәвешле, бүгенге көндә Татарстан хаҗиларының 1800 дә хаҗ кылу өчен изге җирләрдә.

Килеп җитү белән, аэропортта дин кардәшләребезне Татарстандагы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы вәкилләре каршы алды. Биредә хаҗилар өчен тәүлек әйләнәсе медицина пунктлары эшли, көн саен вәгазьләр укыла һәм дәресләр уздырыла.

Шулай ук кунакханәләрдә Татарстан хаҗиларының төркем җитәкчеләре Коръәнне хәтем итү – Изге Китапны башыннан ахырына кадәр укып чыгуны оештырды. Алга таба хаҗиларны гомрә – кече хаҗ, экскурсияләр, Мәдинәгә сәфәр һәм хаҗ кылу көтә.

Фото: dumrt.ru

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев