Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Хөкүмәте 2018 елга халык өчен беренчел мөһим мәсьәләләр исемлеген арттырды

Социаль ихтыяҗлар исемлегеннән чыгып, 2017 елгы Реестрга тагын ике иң мөһим булып саналган мәсьәлә өстәлгән.

Татарстан Республикасы хөкүмәте 2018 елга халык өчен иң мөһимнәрдән саналган, беренче чиратта хәл ителәсе мәсьәләләр исемлеген - Реестрны раслады. Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган документ Хөкүмәтнең рәсми сайтында чыкты.

Реестрда барлыгы җиде иң мөһим мәсьәлә - приоритет билгеләнгән. Социаль тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыкланган социаль проблемалар исемлегеннән чыгып, Татарстанда беренче өчлеккә кергән приоритетлар ул:

- бәяләрне һәм тарифларны арттыруны туктатып тору, товарларның, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшырту; 
- халыкның керемен арттыру; 
- ришвәтчелеккә һәм коррупциягә каршы тору.

Алга таба наркоманиягә һәм алкоголизмга каршы тору, эшсезлек дәрәҗәсен киметү, тирә-юньнең торышын яхшырту, торак алуны тәэмин итү мәсьәләләре халык өчен иң мөһим булган, беренче чиратта хәл ителәсе мәсьәләләр исемлеген дәвам иттерә.

Узган елгы Реестр белән чагыштырганда, приоритетлар саны арткан. 2017 елда алар биш булган, ул вакытта документка экология проблемалары һәм торак сатып алу алу белән бәйле кыенлыклар кертелмәгән була.

 Фото: tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев