Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан командасы “Имин көпчәк” бәйгесендә җиңгән

Татарстан Республикасы Президенты "Имин көпчәк” Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне котлады.

Бу хакта ЮХИДИнең район бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр.

Бәйгедә илнең 85 төбәгеннән 10-12 яшьлек мәктәп укучылары катнашты. Конкурста Татарстан командасы җиңү яулаган. Команда составына 121нче лицейдан Адилә Гасыймова, 159нчы лицейдан Хәйдәр Хәйретдинов, 2нче гимназиянең ике укучысы Ләйсән Шаһимәрдәнова һәм Данис Рахманкулов кергән Икенче урында Севастополь шәһәре, ә өченче урында Калининград өлкәсе укучылары булды. Быел конкурс катнаш форматта узган. Онлайн узган беренче этапта балалар юл йөрү кагыйдәләре һәм табиб килгәнгә кадәр ашыгыч ярдәм күрсәтү нигезләре буенча белемнәрен,күрсәткән. Көндезге этапта укучылар велосипедта фигуралы йөрү осталыгы буенча көч сынашкан. Татарстан укучылары сынауларда бер генә хата да ясамаган.

Җиңүчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Балаларга бүләкләр Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча уртак утырышында тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев