Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре Җиңү көненә багышланачак

Бүген Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап укылачак.

Имам-хатыйблар мәчет мөнбәрләреннән Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш афəте кичергән барлык ветераннарны тәбрикләп, Ватанга тугрылык һәм Җир шарындагы тынычлык хакына батырлык үрнәкләре турында, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңү яулау өчен совет чоры мөселманнарының керткән өлешләре хакында сөйлиячәк. Аерым игътибар СССР вакытында мөфти булып торган Габрахман хәзрәт Рәсүлевның мөселманнарны дошманга каршы көрәшкә чакырып чыгарган фәтвасына һәм танклар ясау өчен шәхси 50 мең сум акча бүлеп чыгару гамәленә биреләчәк. Вәгазь барышында Татарстан имамнары Ватанны саклау, туган илеңне сөю турында Коръән аятьләре, хәдисләр китерәчәк.

​Җомга намазы ахырында дәһшәтле сугыш елларында якыннарын югалтканнарның, яу кырында ятып калганнарның һәм ахирәткә күчкән ветераннарның, тел хезмәтчәннәренең, хәбәрсез югалганнарның рухларына дога кылыначак.

Фото: http://dumrt.ru

http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев