Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан: мең дә бер ләззәт

Без нинди милләт? Яшәү рәве­ше­без, тормыш-көнкүрешебез нинди? Туристлар тиздән бу сорауларга “җырлап” җавап бирәчәк. Моның өчен архивларда утырып татар тарихын өйрәнергә дә кирәкми, “Татарстан: мең дә бер ләззәт” дигән яңа туристик маршрут буенча сәяхәт кылу да җитәчәк, ди. Бу маршрут 29 апрельдә эшли башлый.

“...Мең дә бер ләз­зәт”не сайлаган туристлар дүрт көн буе Казан, Болгар, Зөя утрау-шәһәр­чегендә яшәячәк. Бу хакта журналистларга Та­тарстанның Туризм буенча комитет рәисе Сергей Иванов җит­керде. Аның ­әй­­түен­чә, маршрут­ның яңалыгы шунда, ул билгеле бер урыннар, би­налар белән генә таныштырмый, ә җирле ха­лыкның яшәү рә­вешен татып карарга мөмкинлек бирә. Бу инде яңа кичерешләр, хисләр дигән сүз. “Кешенең Татарстанга ни өчен килүе мөһим түгел. Без аңа шушы сәфәр барышында онытылмаслык кичерешләр татырга мөмкинлек бирик. Бу – бөтен дөньяда шулай. Кешеләргә хәзер сәяхәтче булу ошыйрак төшә. Менә шуңа күрә без шушындый маршрутны эшлә­дек. Монннан кит­кән кеше, башка бер генә җирдә дә мондый хисләр кичер­мәдем, дияргә тиеш”, – диде Иванов.

 
Яңа маршрут – “Visit Tatarstan” дигән туристик брендның бер өлеше. Ул гаилә яисә кечерәк төркем белән сәфәр кылучыларга исәпләнгән. Аңа өч шәһәр буенча экскурсия, аккредитация узган кунакханәләрдә яшәү, ашау-эчү, һөнәрчеләрдә мастер-класслар, интерактивлар һәм башка күңел ачу чаралары кер­гән.

 
Әлеге маршрутның өстенле­ген дәлилләп, “Татарстанда туризм үсеше үзәге” директоры Дилбәр Садыйкова кайбер тик­шеренүләр нәтиҗәләре турында сөйләде. Баксаң, хәзер туристлар атна-ун көнлек сәфәрләрне кыскарак вакытка алмаштыра икән. Эш кешесе билгеле бер урынга бер­ничә көнлек сәфәр кылуны өс­тенрәк күрә, ди ул. Менә шушы кыска вакытта, гадәттә, 23-25 мең сум акча сарыф ителә, ди туризм үсеше белгече. Моннан чыгып, өч каланы колачлаган дүрт көнлек сәфәргә бәяне, яшәү урынына карап, 23-40 мең сум дип билгелә­гәннәр. Төркемдә туристлар саны уннан артмаячак.


Оештыручылар, татар дөнья­сын тулы канлы итеп чагылдыру өчен кунакларны татарча сәлам­ләп каршы алачаклар һәм хәтта Сөембикә-ханбикә бе­лән оч­рашу да көтелә, дип ышандыра. Әлегә маршрут апрель азагында ачылып, сентябрьгә кадәр эшләя­чәк. Алга таба ул ел дәвамында кунакларны кабул итәчәк.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев