Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мөфтие республиканың мөселман яшьләре белән очрашачак

Очрашуда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.

21 сентябрьдә Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәр елдагыча бөтен республикадан җыелган мөселман яшьләре вәкилләре белән очрашачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда барлыгы 300 кеше – Республика ифтары, “Ислам – беренче адымнар” проекты, мөселман яшьләре форумы волонтерлары, шулай ук мөхтәсибәтләрнең яшь активистлары катнашыр дип көтелә. Алар Камил хәзрәт Сәмигуллинга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә, шулай ук фикерләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклаша алачак. Чараның тантаналы өлешендә иң актив волонтерларга истәлекле бүләкләр тапшыру күздә тотыла.

Татарстан мөселманнары башлыгы белән очрашу алдыннан катнашучыларны квест-конструктор һәм җәмәгать намазы көтә.

Очрашуда катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

Фото: dumrt.ru

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев