Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мәктәпләрендә «Тэг-регби буенча мәктәп лигасы» эш башлауга әзерләнә

Быел Татарстан мәктәпләрендә «Тэг-регби буенча мәктәп лигасы» проекты гамәлгә ашырылачак.

Проект Татарстанның төрле районнарында физик культура укытучылары өчен 10 семинар уздыруны күздә тота, шуннан соң һәр районда гомуми белем бирү учреждениеләре арасында җирле спорт ярышлары узачак. Финал этабы Казанда барлык җиңүчеләрне һәм призерларны җыячак. Җиңүче Татарстан Республикасын Бөтенроссия финалында күрсәтәчәк.

проектны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасының якынча 100 мәктәбе тэг-регбида уйнау өчен инвентарь белән тәэмин ителәчәк. “Тэг-регби буенча мәктәп лигасы”нда 2 меңнән артык укучы катнашачак.

Чемпионатны оештыручылар - Татарстан регби федерациясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Спорт һәм Регби федерациясе ярдәмендә регби буенча республика спорт мәктәбе.

Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы

Чыганак: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев