Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан предприятиеләре продукциясе «Россиянең иң яхшы 100 товары» исемлегенә керде

«Сыйфат тәме» призы “Арча” җәмгыятенең Балтач май-сөт комбинатына бирелде, ул бу призга «Маасдам» сыры өчен лаек булды.

14 декабрьдә «Сыйфат проблемалары академиясе»нең 25 нче юбилей конференциясе кысаларында Мәскәүдә «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Татарстанның өч  предприятиесе приз алды. Бу турыда Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

А.М. Горький ис. Зеленодольск заводы «Сыйфат лидеры» призын алды. Предприятие Россиядә суднолар төзү буенча эре һәм мөһим стратегик предприятиеләрнең берсе. Завод  әзер корабльләрне һәм судноларны Кара диңгез, Каспий, Балтыйк диңгезләре, Төньяк диңгезе бассейннарының теләсә кайсы төбәгенә эчке су юллары буйлап җибәрерә.

«Челтәр компаниясе» ААҖ «Инновация - 2018» призына лаек булды. Предприятие үзенең куәте буенча Россиянең иң эре электр челтәре компаниеләре унлыгына керә. Компания Россиядә куате 0,4 кВ дан 500 кВ га кадәр булган электр челтәре хуҗалыгы объектлары кергән бердәнбер территориаль челтәр оешмасы.

«Сыйфат тәме» призы “Арча” ҖЧҖенең Балтач май-сөт комбинатына бирелде, ул бу призга конкурска тәкъдим «Маасдам» сыры өчен лаек булды. Предприятие сыйфат мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Комбинатта җитештерелә торган продукция берничә мәртәбә төрле конкурслар һәм күргәзмәләр бүләкләрен алган.

Чара ахырында сыйыат мәсьәләләрен хәл итүдә катнашкан кешеләргә бүләкләр тапшырылган. Росстандартның Татарстандагы стандартлаштыру һәм метрология үзәге директоры Фәрид Туктаров «Сыйфатка тугрыклылык» медален алган.

Быел «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы федераль этабына Татарстан Республикасыннан барысы 84 предприятиедән 134 төрдәге продукция тәкъдим ителде. Шулардан 43 продукция лауреат исемен алды, ә 49ы "Ел яңалыгы" статусына ия булды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: agro.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев