Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты эш сәфәре белән Ростов өлкәсенә килде

Татарстан Республикасы Президенты Ростов өлкәсендә «Ай-Пласт» заводы ачылышына барачак һәм төбәк башлыгы белән очрашачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенә бер көнлек эш сәфәре белән килде. Ростов-Донга килүгә үк республика җитәкчесе һәм аны озатып йөрүче затлар Азов шәһәренә – «Ай-Пласт» компаниясенең полимер контейнерлар җитештерү буенча яңа завод ачылышына юнәлделәр. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ростов өлкәсендә булу кысаларында Рөстәм Миңнеханов өлкә губернаторы Василий Голубев белән очрашачак. Татарстан белән Ростов өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланыр дип көтелә», – диделәр матбугат хезмәтендә. Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Ростов өлкәсе татар җәмгыяте активы белән очрашуы планлаштырылган.

Татарстан белән Ростов өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү 2013 елның ноябрендә имзаланды. Казан һәм Ростов-Дон шәһәрләре арасында авиаэлемтә ачылды, аны «Азимут» авиакомпаниясе башкара. Татарстан һәм Ростов өлкәсе артистлары һәм иҗат коллективлары гастрольләре белән алмашалар, ел саен Ростов-Донда халык бәйрәме Сабантуй үткәрелә.

«Ай-Пласт» компаниясе бүген Ростов өлкәсенең Азов шәһәрендә зур габаритлы тара җитештерү заводын ача. Проектка кертелгән инвестицияләр күләме 1,2 млрд сумнан артык. Компания төрле авыл хуҗалыгы продукциясен, шул исәптән җиләк-җимеш, гөмбәләр һәм җиләк-җимеш җыю, саклау һәм ташу өчен пластик контейнерлар җитештерәчәк.

 

Фото: tatarstan.ru

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев