Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты һәм Россия төзелеш министры «Ак чәчәкләр» скверын карады

Бульварда меңнән артык агач һәм куак утыртылган.

Кичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев Казанның Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» скверында булды. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алар 2018 елда район кешеләре белән бергәләп эшләнгән яңа җәмәгать киңлеген карады. Территорияне төзекләндерүнең алдан билгеләнгән концепциясе буенча ачык фикер алышулар барышында бердәм яшел җәяүлеләр бульвары ясау, агачлар белән яшеллек өчен мәйданчык бүлеп бирү, актив рәвештә вакыт уздыру, ял итү өчен төрле урыннар булдыру турында карарлар кабул ителгән иде.

Проектның мөһим өлеше бульварны яшелләндерү – меңнән артык зур агачлар һәм куаклар утырту булды.

«Ак чәчәкләр» бульвары 2018елның 10 ноябрендә тантаналы төстә ачылды. Төзекләндерүнең икенче чираты 2019 елда тәмамланды.

Җәмәгать киңлеген карау барышында аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова биреп барды.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев