Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мөгаллимнәрен Укытучылар көне белән тәбрикләде. Ул социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә котлау урнаштырды.
“С праздником, дорогие учителя! Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучыларыбыз!” – дип язган Татарстан Президенты.
Татарстанда барлыгы 65 мең педагог исәпләнә. Аларның 36 меңе гомуми белем бирү мөгаллиме, 32 меңнән артыгы укытучы, 22 меңгә якыны тәрбияче һәм 3,5 мең өстәмә белем бирүче педагог.
Нет комментариев