Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты "Урман утырту көне" акциясенә кушылды

Рөстәм Миңнеханов ике зәңгәр чыршы утыртты һәм "теләкләр агачы"на тасма бәйләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Урман утырту көне"н хуплап, агач утырту акциясенә кушылды. Республика башлыгы Казандагы Ишкәкле спорт төрләре федераль үзәге янында ике зәңгәр чыршы утыртты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласында өмә уздырылган һәм шул уңайдан агач утырту оештырылган мәйданчыкларның берсенә килде. Ул анда яшь экологлар белән аралашты. Балалар президентка табигатьне саклау буенча башкарган эшләре турында сөйләделәр. Президент шулай ук спортчылар -  Ишкәкле академик йөзү буенча Россия җыелмасы вәкилләре белән дә әңгәмә корды. Спортчылар хәзерге вакыттта Франциягә ярышка китү алдыннан Казандагы җыеннарда.

Акциядә катнашучыларның һәркайсы кебек үк, президент та символик "теләкләр агачы"на үз тасмасын бәйләде.

"Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе бүген республиканың барлык районнарында да үткәрелә.

Фото: president.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев