Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан районнарында бөртекле культуралар уңышын җыю төгәлләнеп килә

Нурлат, Зәй, Чүпрәле, Спас, Азнакай, Әтнә, Аксубай, Сарман, Тәтеш районнары бөртеклеләрне җыеп бетергән.

Оператив белешмәләр буенча, 5 сентябрьгә Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар 1328,6 мең гектар мәйданда суктырылган. Әлеге сан фараздан 90 процент тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бөртекле культураларны (кукурузны исәпкә алмаганда) җыеп бетергән районнар арасында: Нурлат, Зәй, Чүпрәле, Спас, Азнакай, Әтнә, Аксубай, Сарман, Тәтеш районнары.

  • Татарстанда 3463,8 мең тонна ашлык җыелган. Республика буенча уртача уңыш - 26,1 ц/га.

Урып-җыю эшләре башланганнан бирле 100 мең тоннадан артык ашлык суктырган районнар: Сарман (142,3 мең тонна), Тәтеш (133,7 мең тонна), Актаныш (133,3 мең тонна), Арча (133 мең тонна), Зәй (129,9 мең тонна), Буа (126,4 мең тонна), Минзәлә (122,9 мең тонна), Чистай (118 мең тонна), Алексеевск (116,5 мең тонна), Азнакай (108 мең тонна), Тукай (105 мең тонна), Мөслим (103,5 мең тонна), Нурлат (100,7 мең тонна) районнары.

Уңыш җыю белән бер үк вакытта шактый югары темплар белән көзге культуралар чәчелә. Республиканың күп районнарында бу эшләр төгәлләнгән дә инде. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы буенча көзге культуралар 512,8 мең га мәйданда чәчелгән, бу фараздан 98 процент тәшкил итә, диелгән әлеге хәбәрдә. 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев