Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Фермерлар көне белән котлавы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен Фермерлар көне белән котлыйм!

Министрлык авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген Татарстанда 3 992 фермер эшчәнлек алып бара. Алар көче белән 2019 елда гына да 25 млрд. сумнан артык продукция җитештерелгән.

Һәр районда үз эшләрен ачып, аякларында нык торучы һәм үз туган авылларында яраткан эшләре белән шөгыльләнү кешеләр, фермерлар һәм яшь эшкуарлар бар. Туган җиргә булган мәхәббәтне буыннан-буынга күчерүче тулы бер фермер династияләре барлыкка килде.

Көндәлек фидакарь хезмәтегез һәм республика халкын натураль фермер продукциясе белән тәэмин итүгә керткән зур өлешегез өчен рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар һәм югары нәтиҗәләргә ирешүегезне телим!

М.А. Җәббаров

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев