Татарстан Россиянең иң күп укый торган регионнары рәтенә керде
Кичә Россия китап берлегенең YouTube-каналында “Иң күп укый торган төбәк” бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
"Иң күп укый торган төбәк" бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан "Россиянең әдәби флагманы" исеменә өч лауреатның берсе булды һәм бу күрсәткеч буенча иң яхшылар рәтенә керде. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә, 25 ноябрьдә, Мәскәү вакыты белән 14 сәгатьтә Россия китап берлегенең YouTube-каналында туры эфирда "Иң күп укый торган төбәк" бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Бөтенроссия конкурсы матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык ярдәмендә Россия китап берлеге тарафыннан үткәрелә.
Конкурс шартлары буенча регион-катнашучылар 2019-2020 елларда иң мөһим әдәби проектны тәкъдим итәргә тиеш иде.
Татарстан Республикасы балалар китапханәсенең "Язмыш авторына хат" - "Яраткан китабымның авторына хат" проектын тәкъдим итте.
Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Россиянең идеяләр саны буенча топ-10 төбәгенә кергән.
Фото: пресс-служба Минкультуры РТ
Чыганак: tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев