Татарстан сайлау участокларында 67 хокук бозу турында хәбәр килеп ирешкән
Аларның берсе дә расланмады, диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Татарстандагы сайлау участокларында хокук бозу хакында 67 хәбәр килеп ирешкән. Тикшеренүләр барышында аларның берсе дә расланмаган.
Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
“Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе барлык төр хәбәрләрне дә тикшерә, шул исәптән, анонимнарны да. Һәр факт буенча шунда ук тикшерү уздырыла. Кирәк вакытта сайлау участогына барабыз. Болар барысы да оператив рәвештә башкарыла”, - диде Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.
Фото: Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев