Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан шәһәрләрен "яшел билбау" белән уратып алырга мөмкиннәр

Р.Кузюров Казан һәм башка зур шәһәрләр тирәли 2019-2020 елларга исәпләнгән "яшел пояс" утырту планы турында җиткерде.

Киләсе ике елда Казанны һәм башка зур шәһәрләрне урман полосалары - яшел "билбау"лар уратып алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров журналистларга ТР Хөкүмәте Йортында ясаган чыгышында белдерде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Равил Кузюров, 2019-2020 елларга исәпләнгәнчә, Казан һәм башка зур шәһәрләр тирәли  "яшел пояс" утырту эшләре башлануын җиткерде. "Әлеге урманнар буенча регламент эшләнәчәк, болар – яклаучы урманнар, алар урман инспекторлары сагында торачак", – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. 

  • Яшел пояс - якындагы төзелеш территорияләрен чикләп торган ачыклык ул. "Яшел билбау"лар Концепциясе беренче тапкыр Бөекбританиядә Эбенезер Ховард (1850-1928) тарафыннан тәкъдим ителгән.  Ховард әлеге Концепцияне шәһәрләрне яшелләндерү планнарында - кешеләр яшәгән торак урыннарын индустрия зоналарыннан аерып кую өчен  кулланган. Кислородка бай яшел зоналарда күңел ачу, ял итү урыннары төзү каралган.

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев