Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан спортчылары Универсиадада чираттагы медальләрен яулады

Республика спортчылары исәбендә 12 медаль бар. (Казан, 29 август, "Татар-информ"). Тайбэйда уза торган XXIX Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарының соңгы көннәре бара. Татарстан спортчылары анда уңышлы чыгыш ясый. Республика спортчысы Ильяс Хөснетдинов ушу ярышларында көмеш медаль яулады. Бу Уеннарда Татарстан спортчыларының 12 нче уңышлы чыгышы булды. Ильяс Хөснетдинов ике комплекс -...

Республика спортчылары исәбендә 12 медаль бар.

(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Тайбэйда уза торган XXIX Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарының соңгы көннәре бара. Татарстан спортчылары анда уңышлы чыгыш ясый.

Республика спортчысы Ильяс Хөснетдинов ушу ярышларында көмеш медаль яулады. Бу Уеннарда Татарстан спортчыларының 12 нче уңышлы чыгышы булды. Ильяс Хөснетдинов ике комплекс - даошу һәм гуньшуны башкару буенча Кытай спортчысы Мэннань Лидан гына калышты. Өченче урында Иран вәкиле - Амир Арре Мохаммадрезаи.

Сүз уңаеннан, кичә Россиянең волейболчы кызлары Тайбэйда финалда Япония командасын отып, алтын медаль яулады. Составта Казанның "Динамо-УОР" командасы уенчысы Анна Котикова да бар иде.

Универсиадага иртәгә - 30 августта нокта куелачак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев