Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан сулыкларында 39 кеше үлгән, шул исәптән 8 бала

2022 елның су коену сезонында Татарстан сулыкларында 39 кеше үлгән, алар арасында – 8 бала. Үлем очракларының төп сәбәбе –җиһазландырылмаган урыннарда су коену, хәл начарлану аркасында, суга төшеп китү. 41 кеше коткарылган, шул исәптән ике бала. Суда барлыгы 49 гадәттән тыш хәл теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, 2018 елдан башлап Татарстан Республикасында су объектларында кешеләр һәлак булу куркынычын киметү планы кабул ителгән. Шулай итеп, агымдагы елның 1 нче июненнән муниципаль районнарда җыелма мобиль патруль төркемнәре эшли. Барлыгы 500 дән артык кешене берләштергән 159 төркем төзелгән, 7,5 меңнән артык патрульлек итү һәм 24,5 меңнән артык профилактик әңгәмә үткәрелгән, 33 мең мәгълүмат белешмәсе таратылган, 1112 тыю турында аншлаглар куелган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары су коену вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде, аларны үтәмәсәң административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.

«Мин үзем патруль төркемнәр составында Казан пляжларын карап чыктым, ял итүчеләр тарафыннан бик күп хокук бозулар булды. Аңлашыла, барысын да штрафка тартып булмый, кешеләр җиһазландырылмаган һәм куркыныч урыннарга китәчәк, төп эш алымы – инандыру һәм профилактика. Йөзләрчә әңгәмәләр үткәрелде, минем уйлавымча, нәтиҗә булыр. Без кисәтүгә эшләргә тиеш булсак та, еш кына нәтиҗәләр буенча эшлибез», - дип билгеләде Ю.Венедиктов.

Татарстанда бу елда 112 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 76 сына су объектларында кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган. Моннан тыш, җәмәгать урыннарына исерек хәлдә килгән өчен 25 кешегә административ беркетмәләр төзелгән, балигъ булмаганнарның ата-аналары яисә башка законлы вәкилләре тарафыннан аларны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен – 11 беркетмә. 

Тулаем алганда, балалар үлеме күрсәткечләренә административ йогынты статистикасын салсаң, башкарылган эшнең җитәрлек булмавы турында нәтиҗә ясарга мөмкин. Алда бит әле су коену сезонының яртысы. Ә соңгы өч елның аномаль эссе сезоннары кешеләр үлеме динамикасының административ практика куллану сыйфатына турыдан-туры бәйле булуын раслады», - дип ассызыклады Ю.Венедиктов.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, административ чараларны көчәйтүдән тыш, ата-аналар ягыннан балаларга җентекле контроль дә кирәк. Шулай итеп, суда һәлак булган балалар саны кискен арткан – 8 очрак теркәлгән, ә узган сезонда – 5.

 

Реклама

«8 бала үлеменең 5 очрагы кешеләр еш йөри торган урыннарда билгеләнгән, әмма балалар үзләре генә булган, корылмалардан сикереп чумган. Әмма 112 хезмәтенә бер хәбәр дә килмәгән. Муниципаль районнарның патруль төркемнәре, шаһитлар битарафлык күрсәткән», - диде Ю.Венедиктов.

Исегезгә төшерәбез, пляжларда түбәндәгеләр рөхсәт ителми:

- коену зонасының чикләрен билгеләүче буйкаларны чыгып йөзү;

- үзең белән хайваннарны алып килү, сукырларны йөртүче этләрдән тыш;

- имгәнү куркынычы булган чуму, шулай ук башкаларны тотып ату һәм тотып алу кебек гамәлләр башкару;

- балаларның йөзү күнекмәләре булу-булмауга карамастан, караучысыз калдыру.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Чыганак: Идел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев