Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Тикшерү комитеты Казан шәһәре Думасы депутаты гамәленнән зыян күрүчеләрне эзли

«Гадел Россия» партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Бильгильдеева «Пассаж» оешмасы клиентларының 7 млн сум акчасын урлауда шикләнелә.

Татарстан Тикшерү комитеты Казан шәһәре Думасының мошенниклыкта гаепләнгән депутаты Рушания Бильгильдеева гамәлләреннән зыян күрүчеләрне эзли. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр 2013-2016 елларда Рушания Бильгильдеева «Пассаж» күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе буларак Салават күпере, Яңа Царицыно һәм Көнчыгыш Державин бистәләрендә, шулай ук Суыксу (Студенцы) авылында җир сатып алырга теләүчеләрдән 7 млн сум акча алганлыгын ачыклаган. «Үз хезмәт вазифасыннан файдаланып аеруча зур күләмдә мошенниклык кылу» маддәсе буенча 23 очракка карата җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр «Пассаж» оешмасы җитәкчесе гамәлләреннән зыян күргән гражданнарны аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча 4нче бүлеккә (Нәкый Исәнбәт урамы, 57 йорт) яки Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе аппаратына (Зур Кызыл урамы, 39 йорт) мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.
(843) 221-73-67 телефоны буенча өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев