Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан яшьләре «Минем илем - минем Россиям» конкурсында төбәкне үстерү буенча үз идеяләрен 31 майга кадәр тәкъдим итә ала

«Минем илем – минем Россиям»XVIII Бөтенроссия конкурсы кампаниясе – «Россия-мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектына гаризалар бирү вакытын озайтты.Россия территорияләрен үстерү буенча үз проектларын республиканың 1463 кешесе тәкъдим итте инде.

Төбәк вәкилләре арасында «Минем педагогик инициатива», «Минем сәламәтлегем», «Минем горурлыгым. Минем кече Ватаным (минем шәһәр. Минем авылым» номинацияләре иң популярлары иде.

2021 елның 1 мартында «Минем илем – минем Россиям» XVIII Бөтенроссия конкурсына старт бирелде. Конкурсның оештыру советын Россия Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков җитәкләде. Яңа сезонның төп тематик юнәлешләре-фән, технологияләр һәм космос. 2021 елда бәйге Россиядә фән һәм технологияләр елының төп чаралары планына кертелде.

«Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО генераль директоры Алексей Комиссаров «Минем илем – минем Россиям» конкурсының заявка бирү кампаниясенә башлангыч нәтиҗәләр ясап, «Без 2021 ел сезонының уңышлы булачагы  турында сөйли алабыз, - дип билгеләп үтте. - Бүгенге көндә Россиянең 85 төбәгеннән һәм чит илләрдән 67 144 катнашучы үз проектларын тәкъдим итте, бу алдагы елда катнашучылар саныннан күбрәк – 63 011 кеше. Ышанам ки, яңа сезон проект тарихында иң якты чор булачак һәм конкурсантларга яңа мөмкинлекләр һәм алыштыргысыз тәҗрибә бүләк итә алачак».

2021 елда конкурста 14 яшьтән алып, 35 яшькә кадәр булган Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала, алар Россия регионнарының социаль-икътисадый үсешенең барлык актуаль мәсьәләләрен үз эченә алган 18 номинациядә үз проектларын тәкъдим итә алалар.

Проект тарихында беренче тапкыр буларак, 13 яшькә кадәрге балалар да катнаша ала. Алар  «Космос турында әкиятләр» махсус номинациясендә үзләренең «космик»хикәяләрен һәм рәсемнәрен тәкъдим итә алалар. «Минем педагогик инициативам» номинациясендә , гадәттәгечә, яшь буенча чикләүләр юк. Катнашучылар мәдәни, белем бирү, техник һәм социаль-икътисади проектлар тәкъдим итә алалар, аларның иң яхшыларына адреслы ярдәм алачак.

«Минем илем – минем Россиям» конкурсы җитәкчесе, Россия дәүләт гуманитар университеты проректоры Лариса Пастухова: «Минем илем – минем Россиям» конкурс заявкасы – конкурсантның белем бирү маршрутының мөһим өлеше. Ул шактый катлаулы һәм, стратегик, проектлы фикерләү һәм иҗади якын килүдән тыш, еш кына фәнни җитәкченең ярдәмен таләп итә.

2021 елда гариза бирү кампаниясенең иң мөһим, финал чоры ял һәм бәйрәм көннәренә туры килде, шуңа күрә без проектларны кабул итү вакытын 31 майга кадәр озайту һәм катнашучыларга идеяләрне үз остазлары белән эшләп бетерү мөмкинлеге бирү турында карар кабул иттек».,- дип сөйләде.

2021 елда конкурс дүрт этапта үтә:

  1. 2021 елның 1 мартыннан 31 майга кадәр. Шул чор эчендә конкурсантлар үз проектларын рәсми сайтка урнаштырырга тиеш. Гаризалар кабул итү 31 май көнне  23.50.гә кадәр.
  2. 12 июньнән 11июльгә кадәр. Бу вакыт эчендә проектларга читтән торып экспертиза үткәрелә һәм алдагы тур катнашучылары билгеләнә.
  3. 12 июльдән 30 сентябрьгә кадәр. Бу вакыт эчендә конкурсантлар үз проектларын яклаячаклар.(очно-дистанционно).
  4. Бүләкләү. 2021 елның декабрендә үтә.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат, номинацияләрнең тулы исемлеге һәм катнашучыларны теркәү проект сайтында бар.

«Минем илем – минем Россиям» конкурсы «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар»федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Чыганак: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев