Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан язучылары Болгарга сәфәргә кузгалды

Язучылар Болгарга барышлый Абдулла Алиш туган Көек авылына кереп шигъри кичә уздырачаклар.

Татарстан язучылары Болгарга юлга кузгалдылар. Алар белән бергә "Татар-информ" хәбәрчеләре дә сәфәр чыкты.

Язучылар Болгарга барышлый Абдулла Алиш туган Көек авылына кереп шигъри кичә уздырачаклар, авыл халкы белән очрашачаклар. Язучыларның килүен Спас районы җитәкчелеге көтеп тора.

Язучылар делегациясен Берлек рәисе Данил Салихов җитәкли. Ул автобус кузгалыр алдыннан каләмдәшләренә хәерле сәфәрләр теләде. Автобуста шигъри марафон оештырып олы юлда шигырьләр укып барырга тәкъдим итте.

Шигъри марафонны әдәбият аксакалларының берсе Гәрәй Рәхим башлап җибәрде. Галим Хатип Миңнегулов татар тарихына бәйле мәгълүмат бирде. Әлеге сәфәрне татар әдәбияты үсеше өчен әһәмиятле булуын билгеләп узды.

Автобуста кырыклап язучы утыра. Арада Башкортстан вәкиле, язучы Ренат Камал да бар. Сәфәр чыккан язучылар арасында Госман Гомәр, Марат Әмирхан, Хатыйп Миңнегулов, Хәнәфи Бәдигый кебек сиксән яшьне узган язучы һәм галимнәр бар, иң яше - Рифат Сәлах. 

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев