Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан язучыларын Болгарда Спас районы башлыгы Камил Нугаев каршылады

Язучылар Болгар музей тыюлыгы җирендәге беренче экскурсияне Абдулла Алиш музееннан башлады.

Бүген Татарстан язучыларын Болгар цивилизациясе музее янында Спас районы башлыгы Камил Нугаев каршы алды. Язучыларга икмәк белән тоз һәм чәкчәк тәкъдим иттеләр.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов район башлыгына язучыларга игътибары өчен рәхмәтләрен җиткерде. "Ат аунаган урында төк калыр" ди халык, ә язучы булган җирдә тарих кала", - диде Данил Салихов һәм әлеге очрашуның тарихка кереп каласына ышаныч белдерде.

Данил Салихов язучыларның бүгенге сәфәре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның да хәбәрдар булуын искәртте.

Язучылар Болгар музей тыюлыгы җирендәге беренче экскурсияне Абдулла Алиш музееннан башлап җибәрделәр. Әлеге музей туристлар күбрәк күрсен өчен Спас районының Көек авылыннан Болгарга күчерелгән. Экскурсия Болгар цивилизациясе музеенда дәвам итте.

Язучылар өчен татар телле экскурсовод экскурсия ясады. Галим Хатыйп Миңнегулов экскурсовод сүзләренә фәнни өстәмәләр кертте.

Язучыларның Болгарга сәфәре бүген көн буе дәвам итәчәк. 

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев