Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «1000 һәм 1 рәхәтлек» турының яңа ел версиясен булдырганнар

Программада катнашучылар республика территориясе буенча 3 мең сумга ике көнлек сәяхәт ясый алачак.

Татарстанның алты районы Яңа ел бәйрәмнәрендә «1000 һәм 1 рәхәтлек» ял көннәрендә ташламалы программасы буенча туристлар кабул итәчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

"Программа эшләвен дәвам итә, әмма яңа ел каникулларында бәя бераз үзгәрде. 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр чорда бәя бер кешегә 3 мең сум тәшкил итәчәк. Программада алты район катнаша, аларның һәркайсында программалар кышны исәпкә алып җайлаштырылган. Һәр район үзәге Яңа ел бәйрәме белән бизәлгән: һәркайда чыршылар, таулар һәм шугалаклар бар. Музей объектларыннан тыш, вакытны балалар һәм дуслар белән саф һавада актив уздырырга мөмкин”, - диде ул.

Программа 2020 елның 1 июненнән эшли башлады, июнь-сентябрь айларында тәкъдим ителгән маршрутлар буенча 500 сәяхәт кылынды. «1000 һәм 1 рәхәтлек» программасының яңа ел версиясенә Бөек Болгар, Алабуга, Чистай, Балык Бистәсе, Саба һәм Кукмара районнары керде. Гыйнвар бәйрәмнәрендә ике көнлек сәяхәтне бер үк бәядән башкарырга мөмкин - кешегә 3 мең сум. Бу суммага кунакханәдә ике көн эчендә яшәү кертелгән, шул исәптән бер төн, шулай ук иртәнге аш, ике төшке аш һәм ике экскурсия.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев