Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 18 дәүләт хезмәткәре керемнәре турында мәгълүмат бирүдән баш тарткан

Баш тартучыларның җидесе вазифаларын калдырган, калганнарының эше карала, диде Лилия Галимова.

Татарстан Президенты адресына декларация кампаниясе вакытында 7 мең 744 белешмә кергән. 18 дәүләт хезмәткәре керемнәре турында мәгълүмат бирүдән баш тарткан. Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова җиткерде.

“Керемнәре турында мәгълүмат бирүдән баш тарткан 18 кеше, нигездә, районнардан. Аларның җидесе вазифаларын калдырды, калганнарының эше каралу процессында”, - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Керемнәре турында мәгълүмат бирүдән баш тартучыларның алтысы Түбән Камадан, өчесе Тәтеш районыннан, дүртесе – Мөслим, шулай ук Балык Бистәсеннән, Азнакайдан, Әлмәттән, Менделеевскидан һәм Аксубай районнарыннан берәр кеше, дип ачыклады ул.

Фото: пресс-служба президента РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев