Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 19 градуска кадәр җылыта

Ял көннәрендә Татарстанда җылы һава урнашачак

Явымлы, суык һава чигенә. Ял көннәрендә Татарстанда җылы һава урнашачак: һава температурасы +17 градуска кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем көтелми. Шимбә – 23 апрельдә көндез +10…+15 градус булса, төнлә термометрның терекөмеш баганасы 0…–5 градус күрсәтәчәк. Якшәмбедә көндез +12…+17 градус, төнлә –3…+2 градус. Татарстан Гидрометеоүзәгенең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында урыны белән аз гына яңгыр булырга мөмкин. Дүшәмбе – 25 апрельдә көндез +10…+15 градуска кадәр җылыта, төнлә дә җылы: +2…+7 градус. Сишәмбе – 26 апрельдә көндез +14…+19 градус.   КФУ метеорология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, апрельнең беренче унҗиде көнендә Казанда явым-төшем ике айлык норманы «тутырган». Метеокүзәтүләр тарихында моңарчы андый хәлнең күзәтелгәне булмаган. 

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/

Фото: https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев