Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 2024 елда 930 ятим бала һәм 28 күп балалы гаилә торак белән тәэмин ителәчәк

Республикада гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча барлыгы 4 программа гамәлгә ашырылачак.

Татарстанда 2024 елда 930 ятим бала һәм 28 күп балалы гаилә торак белән тәэмин ителәчәк

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 Быел Татарстанда 930 ятим бала һәм кимендә биш бала тәрбияләүче 28 күп балалы гаилә торак белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча барлыгы 4 программа гамәлгә ашырылачак. 84 яшь гаилә һәм күченеп килергә мәҗбүр булган, шулай ук Ерак Төньяктан килгән 6 граждан һәм чернобыльчеләр өй туйларын билгеләп үтәчәк.

Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, 10 елда (2013-2023 еллар) Татарстанда ятим балалар өчен торакка 6,7 млрд сум тотылган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-2024-elda-930-yatim-bala-ham-28-kup-balaly-gaila-torak-belan-taemin-itelacak-5881705

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев