Татарстанда 7 март көнне су астына киткән балыкчы табылмаган
7 мартта Казанның Киров дамбасы тирәсендә бер ир-атның боз астына китүе турында хәбәр ителә. Бу хәлнең шаһитләре коткаручыларга хәбәр итәләр, балыкчы баткан урынны күрсәтәләр. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре әлеге территорияне тикшереп чыксалар да, ир-ат гәүдәсе табылмый. Су астыннан бәке ясый торган бур гына чыгарыла. Якын-тирәдә исә балык тоту әйберләре һәм...
7 мартта Казанның Киров дамбасы тирәсендә бер ир-атның боз астына китүе турында хәбәр ителә. Бу хәлнең шаһитләре коткаручыларга хәбәр итәләр, балыкчы баткан урынны күрсәтәләр.
Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре әлеге территорияне тикшереп чыксалар да, ир-ат гәүдәсе табылмый. Су астыннан бәке ясый торган бур гына чыгарыла. Якын-тирәдә исә балык тоту әйберләре һәм ризык салынган пакет кына табыла.
Интертат.ру
№ --- | 08.03.2016
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев