Татарстанда айлык керемнәрне бер кешелек яшәү минимумыннан артмаган, аз керемле гаиләләргә бердәм пособие билгеләнә
Татарстанда ул 12,2 мең сумны тәшкил итә.
Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин Төбәк белән идарә итү үзәге аккаунтында узган туры эфирда әйтте. Ул шулай ук түләүләрне мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерү тәртибе турында да сөйләде.
Нигездә, Татарстан халкы бердәм пособиегә гаризаны электрон рәвештә тапшыра. Моннан тыш, гаризаны Күпфункцияле үзәкләрдә дә бирергә була.
Шулай ук пособиегә хокуклары булу-булмауны үзләре мөстәкыйль исәпли ала.
Моннан тыш, пенсияләр, пособиеләр, компенсацияләр, стипендияләр, алимент буенча түләнгән суммалар, банк кертемнәре буенча процентлар, кыйммәтле кәгазьләр белән операцияләр һәм милекне сатудан һәм арендага бирүдән кергән керемнәр дә исәпкә алына.
Керемнәр булмауның объектив сәбәпләре арасында йөклелек, әти-әнинең берсенең балаларын каравы, ата-ананың өч яшькә кадәр бердәнбер баласын карау, балигъ булмаган инвалид баланы карау, беренче төркем инвалидны карау, стипендиясез көндезге уку, армиядә хезмәт итү, демобилизациядән соң өч айлык срок яки алты айдан артык дәвамлы авыру булырга мөмкин. Моннан тыш, монда алты ай дәвамында эш булмауны (мәшгульлек хезмәтендә раслатып) да кертергә мөмкин.
«Әгәр кеше дәүләт хезмәтләре порталында үзенә пособие хупланганы турында хәбәр алса, аны күчерү вакыты биш эш көнен тәшкил итә. Әгәр бу беренче түләү булса, ул 1сеннән 25нә кадәр киләчәк, ә аннан соңгылары бердәм пособие түләүнең бердәм көнендә 3 нче числода. Түләү узган ай өчен киләчәк», – дип төгәлләде Вафин.
17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә пособие һәр балага бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/pitrauda-cygys-yasayacak-estrada-artistlary-bilgele-buldy-5873528
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев