Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда алимент түләмәүче 2 меңнән артык хатын-кыз исәпләнә

Алимент түләмәүчеләр, кагыйдә буларак, 30-42 яшьләрдәге кешеләр.

Татарстанда алимент түләмәүче барлыгы 2 меңнән артык хатын-кыз исәпләнә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Суд приставлары федераль хезмәте Татарстан буенча идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Илзия Исламова хәбәр итте.

Ул алиментчыларның социаль портретына тукталды. “Уртача статистика буенча, алимент түләмәүче кеше, кагыйдә буларак, 30-42 яшьләрдәге ир-ат санала. Мондый кешеләр саны Татарстанда 11 меңнән артык. Хатын-кызларга килгәндә, алимент түләмәүчеләр саны берничә тапкырга азрак – барлыгы 2 меңнән артык кеше”, - диде Илзия Исламова.

Аның сүзләренчә, бу хатын-кызларның өчтән беренең генә рәсми эш урыны бар. “Кагыйдә буларак, алимент түләмәүче хатын-кызлар асоциаль образ алып баручылар һәм ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Аларның күбесе 30-42 яшьтәге хатын-кызлар”, - диде.

Илзия Исламова әйтүенчә, ана хокукыннан мәхрүм ителгән хатын-кызлар арасында үз хокукын кайтарырга теләүчеләр, төзәлү юлына басарга әзер булучылар да бар. “Ләкин сирәк, күпчелеге тәртипсез тормыш рәвешен дәвам итеп алимент түләмәүчеләр”, - диде.

 

Фото: архив/Елена Кривопатре

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев