Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

16 марттан республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районының 2 мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында һәм муниципаль районнарда төрле вакыт аралыгында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан шәһәре мәйданчыкларының эшен карады. Беренче ярминкәләр нәтиҗәләре буенча 71,1 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 106,8 тонна яшелчә, шул исәптән 60,2 тонна бәрәңге, 16,5 тонна сөт, 44,1 тонна шикәр, 246,1 мең данә тавык йомыркасы, 87,8 тонна ит, шул исәптән 48,0 тонна сыер ите.

"Бүген беренче язгы ярминкә булуга карамастан, килүчеләр күп. Яшелчәләр сатылучы  сәүдә нокталарында аеруча зур шау–шу күзәтелә», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. Ярминкәләр үткәрү өчен 33 муниципаль район, 787 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.

Ярминкәләрне үткәрү  2024 елның 28 апреленә кадәр планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев