Татарстанда бакча коесында мәет табылган
Чаллыда яшәүче ир-ат 59 яшьлек хатынының гәүдәсен "Восход-1" бакчасындагы су коесыннан тапкан.
Хатын бакчага 3 майда ук киткән була. 9 май көнне ире дә бакчага килә.
Хатынын өйдән тапмаган ир соңрак аны бакчадагы су коесына башы белән аска кадалган хәлдә таба. Фаҗига урынында полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев