Татарстанда бала көтүче хатын-кызда "дуңгыз гриппы" ачыкланган
Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе лаборатория тикшерү мәгълүматларына караганда, кичә шәһәрнең тагын 4 кешесенә "дуңгыз гриппы" диагнозы куелган. Авыручыларның барысы да табиблар күзәтүе астында стационарда дәвалана. Аларның иң яшенә - әле 5 кенә яшь. Аны бирегә өеннән ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре китергән. Авыручылар арасында бала көтүче 32 яшьлек хатын-кыз да бар....
Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе лаборатория тикшерү мәгълүматларына караганда, кичә шәһәрнең тагын 4 кешесенә "дуңгыз гриппы" диагнозы куелган.
Авыручыларның барысы да табиблар күзәтүе астында стационарда дәвалана. Аларның иң яшенә - әле 5 кенә яшь. Аны бирегә өеннән ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре китергән. Авыручылар арасында бала көтүче 32 яшьлек хатын-кыз да бар. Тагын ике авыручыга 29 һәм 40 яшь диелә.
Бу сезонда Чаллының 96 кешесенә "дуңгыз гриппы" диагнозы куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев